Мошенниклар яңачишмәленең 1 миллион сумнан артык акчасын урлаганнар
Узган атнада эчке эшләр бүлегенең кизү тору часте тарафыннан 37 хәбәр теркәлгән, 2 җинаять эше кузгатылган.
Мошенниклык
2021 елның 21 июленнән 22нә кадәр булган вакыт аралыгында билгесез шәхесләр телефон аша мошенниклык юлы белән гр. М.ның 1 млн. сумнан артык акчасын урлаганнар.
Ялган документлар ясау
2021 елның февралендә билгесез зат 20 мең сум акча эшләү ниятеннән, гр.У. исеменә ялган машина йөртү таныклыгы ясаган һәм аны Уфага гр.Ш -га җибәргән. Ул исә Яңа Чишмә районы территориясендә ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан туктатылган. Тикшерү барышында машина йөртү таныклыгының ялган булуы ачыкланган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев