Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һәлакәтләр

Яңа Чишмә районында булган юл-транспорт һәлакәтендә балалар зыян күрмәгән

Әлеге хәл 2021 елның 23 июлендә кичке сәгать бишләр тирәсендә, Акъяр-Чирмешән-Шонталы автоюлының 14 километрында була.

Рено Дастер автомобилен йөртүче (1990 елда туган, Яр Чаллы шәһәре кешесе), Акъяр авылы ягыннан Шонталы авылы юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, РФ юл йөрү кагыйдәләренең 10.1 пунктын боза:  юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итәрлек тизлекне сайламый һәм автомобиль белән идарә итүне югалтып каршы юнәлештәге юл кырыена (кюветка) төшеп китә.

«Вакыйга мизгелендә транспорт чарасы салонында 2020, 2017, 2015 елларда туган 3 бала булган, алар балалар өчен махсус җайланмаларга утырып барганнар, шуның аркасында ЮТҺ нәтиҗәсендә сабыйларның сәламәтлегенә зыян килмәгән», - дип хәбәр итә редакциядә Айрат Сатдаров.

Яңа Чишмә районының ЮХИДИ бүлеге шуны искә төшерә: РФ ЮХКнең 22.9 пункты нигезендә, 7 яшькә кадәрге балаларны бары тик балалар автокреслоларында, җиңел автомобильгә һәм йөк автомобиле кабинасына утырган 7 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге балаларны - балалар өчен махсус утыргычларда яки куркынычсызлык каешларын кулланып, ә җиңел автомобильнең алгы утыргычында исә, аларны бары тик балалар өчен махсус җайланмаларга гына утыртып йөртү зарур.

Шул ук вакытта, куркынычсызлык күзлегеннән чыгып, Дәүләт автоинспекциясе балаларны махсус җайланмаларга хәтта 7 яшькә җиткәч тә утыртып йөртергә өнди.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев