Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һәлакәтләр

Яңа Чишмә районында ток сугудан яшь шофер һәлак булган

Көндез, 30 июльдә, Яңа Чишмә районының Черемухово Бистәсе артындагы басуда КамАЗ машинасының януы турында хәбәр алынган.

Урынга 124 нче номерлы янгын сүндерү частенең машинасы барган. Вак ташны бушаткан вакытта, машина йөртүче кузовны күтәргәндә югары вольтлы электрүткәргечне эләктергән һәм машинага ут капкан. 34 яшьлек шофер электр тогы сугудан урында җан биргән. Югары вольтлы линияне электрдан өзгәннәр, шоферны чыгарганнар. Ут сүндерелгән.

Мәгълүмат ачыклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев