Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Һәлакәтләр

Яңа Чишмә районындагы ЮТҺдә машина йөртүче һәлак булган

Кичә, 23 сентябрьдә, кичке сәгать җиденче яртыда Акъяр - Чирмешән юлында юл-транспорт һәлакәте булган.

Аксубай районының Яңа Ибрай авылында яшәүче 36 яшьлек "Лада-Гранта" машинасы шоферы, Акъяр ягыннан Чирмешәнгә таба барган вакытта, каршы як полосага чыкканда (обгон), куркынычсыз тизлекне сайламаган. Алда баручы автомобильне узып киткәннән соң, кире үз полосасына чыккач, Красный Октябрь борылышы янында юлның уң читенә чыга һәм идарәне югалтып кюветка оча.
ЮТҺ нәтиҗәсендә машина йөртүче машинадан очып чыга һәм ашыгыч ярдәм машинасы килгәнче урында җан бирә. Машинада ул үзе генә булган һәм куркынычсызлык каешын эләктермәгән.
Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев