Шешминская новь

Новошешминский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтүдә яңалыклар

Хәзергесе вакытта 2018 елдан ана капиталын алу һәм аннан файдалану кагыйдәләренә берничә яңалык кертелгән закон проектлары хупланган.

2018 елдан балалы гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтүнең берьюлы берничә яңа юлы эшли башлаячак - бу ана капиталы программасына керү мөмкинлеген 2021 елның 31 декабренә кадәр озайту, ана капиталы акчасын мәктәпкәчә белем бирүгә юнәлдергәндә өч еллык мораторийны туктату, шулай ук 2018-2020 елларда икенче балалары туган гаиләләр тарафыннан ана капиталы акчаларыннан ай саен түләүләр алу мөмкинлеге.
Илебез территориясендә даими яшәүче, 2018 елның 1 гыйнварыннан соң икенче балалары туган (яисә уллыкка - кызлыкка алынган) гаиләләр ана капиталына сертификат алганда аны балага яшь ярым җиткәнчегә кадәр ай саен түләүләргә файдалана алалар.
Ай саен түләүләргә уртача керемнәре ТРда билгеләнгән, эшкә яраклы халыкның яшәү минимумы күләменнән (13713 сум) 1,5 тапкырдан артмаган гаиләләр дәгъва кыла ала. Уртача җан башына булган керемне исәпләгәндә гаилә әгъзаларының соңгы 12 айда акчалата алынган барлык төп керемнәре дә игътибарга алыначак. Шунысын да билгеләп үтү мөһим, уртача җан башына булган керемне исәпләгәндә гаиләдәге һәр әгъзаның кереме салымнар тотып алып калынганчы исәпкә алыначак.
Ай саен түләүләр күләме регионда балалар өчен түләүләр билгеләү буенча мөрәҗәгать иткән елдан алда килүче елның 2 кварталы өчен булган яшәү минимумы күләменә тигез булачак (ягъни түләүләр өчен 2018 елда мөрәҗәгать иткән вакытта аның күләме булып балалар өчен 2017 елның 2 кварталындагы яшәү минимумы булачак). Татарстан Республикасында түләү 8490 сум тәшкил итә.
Түләү ай саен кредит учреждениесендәге шәхси счетка күчереләчәк, аны акчалата алырга һәм үз ихтыярың буенча эш итәргә (файдаланырга) була.
Шунысы мөһим! Пособие 1 елга билгеләнә, шуннан соң бала яшь ярымга (1,5) җиткәнче түләүгә хокук алу өчен кабат документлар тапшырырга кирәк булачак. Шулай ук пособие алуны вакытыннан элек туктатырга һәм ана капиталына булган сертификатны башка юнәлеш буенча да файдаланырга мөмкин булачак.
Закон тарафыннан алдан исәпкә алынганча, әлеге түләүләр ана капиталына дәүләт сертификаты алучы кешегә рәсмиләштерелә. Түләүләргә гаризаны турыдан-туры Пенсия фондының территориаль органнарында, яки МФЦ (күп функцияле үзәк) аша бирергә була.
Икенче балага түләүләр буенча бала туганнан соң (яки уллыкка-кызлыкка алганнан соң) яшь ярым җиткәнчегә кадәр теләсә кайсы вакытта мөрәҗәгать итәргә була. Әмма түбәндәгеләрне истә тотарга кирәк:
* Әгәр дә түләүләр исәпләү өчен балага 6 ай булганчы мөрәҗәгать иткән очракта, пособие бала туган көннән алып барлык үткән айлар өчен билгеләнә;
* Әгәр дә инде сабый туып 6 ай узгач кына (ягъни, соңрак) мөрәҗәгать ителсә, бу очракта түләүләр мөрәҗәгать иткән көннән генә билгеләнә (үткән айлар өчен исәпләүләр булмаячак).
Икенче бала туу (уллыкка-кызлыкка алу) белән бәйле ай саен түләүләр билгеләү турындагы гаризага балаларның тууын (уллыкка-кызлыкка алынуын), гариза бирүченең һәм баланың Россия Федерациясе гражданнары булуын раслаучы документлар; гаилә әгъзаларының гариза биргән айдан алда килүче 12 календарь ай өчен керемнәре турындагы мәгълүматлар (хезмәт хакы һәм хезмәт эшчәнлеге өчен башка төр бүләкләнүләр, пособиеләр, пенсия, стипендия һәм башка шуңа охшаш түләүләр, эшмәкәрлек эшчәнлегеннән булган керемнәр, варисларга иминият түләүләре, хәрби хезмәткәрләргә дәүләт компенсацияләре һәм акчалата тәэмин итүләр); гариза бирүченең кредит оешмасындагы счет реквизитлары теркәлергә тиеш.
Вакытны бушка үткәрмәс өчен түләүләргә гаризаны ана капиталына сертификат алу өчен Пенсия фондына мөрәҗәгать иткәндә дә бирергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев