21 гыйнварда Носов Павел Михайловичка 90 яшь тулды, авыл халкы аның хакында: "Эскәмиядә утырып тору - аңа хас түгел", - ди. Кыскасы, юбилярны белер һәм аңлар өчен аның тормышы турында сөйләп үтәрбез.
Ул күп балалы гаиләдә туган, гаиләдә 6 абыйсы һәм 2 кыз туганы булган. Аның әтисе тирә-юньдә танылган тимерче, әнисе хуҗабикә була. Павел ир балаларның иң кечесе, әмма иң һәвәс балыкчы һәм аучы булган. Сугыш елларында, абыйлары фронтка киткәч, унөч яшьлек Пашка үзенең яшьтәшләре белән кайда кирәк, шунда эшләгән. Һәм шушы хезмәте өчен ул "Фидакарь хезмәт өчен" медале белән бүләкләнгән. 1948 елда аны армиягә алалар. Ул Германиядә штурм авиациясе полкында хезмәт иткән. 1952 елда демобилизацияләнгәч, ул Куйбышевтагы авиация техникумына укырга керә һәм шул ук исемдәге заводка механик булып эшкә урнаша.
1954 елның 31 декабрендә Павел Клавдия Остроуховага өйләнә, 1956 елда аларның уллары Виктор туа. 1961 елда кызлары Марина дөньяга килә, бусы инде Әлмәттә була, аларның гаиләсе Миннебай газ эшкәртү заводына эшкә күчеп кайта.
Карьера үсеше бик тиз алга бара: Ремонт-монтаж идарәсендә конструктордан баш механик дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә.
- Шушы вазыйфасында ул лаеклы ялга чыга. Шул ук көнне ул автобуска билет ала һәм икенче көнне үк туган авылына - Горшковога кайтып китә, - дип сөйли Павел Михайловичның улы Виктор. - Ул авыл читендәрәк, нәкъ менә елга буенда бер йорт таба һәм аны сатып ала . 40 ел буе хыялланган, бала чактагы кебек, елга буенда яшәү теләге, беркем дә комачауламыйча иртәдән кичкә кадәр аңа сокланып утыру хыялы тормышка аша.
Әлбәттә, елга буенда эшсез утырырга хыялланмаган ул, ә авылны төзекләндерүдә үз планнарын тормышка ашырырга теләгән. Шул ук елны үзенең якташы Михаил Никитин белән бергә алар колхоз пилорамасын торгызалар, аннан соң тегермәнне эшләтеп җибәрәләр. 1990-91 елларда энтузиастлар төркеме белән колхоз җитәкчелеге ярдәмендә авылга чишмәдән су үткәрәләр һәм авылдагы барлык йортларга да су кертәләр. Әлеге суүткәргеч инде менә 30 ел буе бүгенге көнгәчә өзлексез эшли. Бер уңайдан үзенең өен дә барлык уңайлыклары булган "теремокка" әверелдерә, балалары һәм оныклары һәр җәйне шунда - Горшковода үткәрәләр.
Бер эшне төгәлләү белән Павел Михайлович озакка сузмыйча икенчесенә керешә. Ә ял итүгә килгәндә - ул бары тик кулына китап яисә карандаш тотып кына "ял иткән".
Авыл китапханәсендә Павел Носов укымаган бер генә китап та калмагандыр, мөгаен. Ә карандаш белән ул үз авылының биографиясен язган. Күптән түгел аның "Горшково авылы һәм кешеләре" дигән китабы дөнья күрде.
- Алай гына да түгел , ул теге яки бу китапны укырга башкаларны да күндерә белә. Мисал өчен, укыган китабы темасына диалог корып җибәрә, ә аннары шул китапны укып чыгарга киңәш бирә, - дип үз фикере белән уртаклашты җирле эшмәкәр Надежда Панфилова. - Ашык-пошык кына, игътибарсыз укып кара син. Ул бит, һичшиксез, син җавап бирә алмастай сорау бирә.
- Безнең авылда яхшы күңелле кешеләр яши, тик синең кебекләре, Павел Михайлович, йөз елга бер генә туа, - дип мөрәҗәгать итә ул юбилярга, әлеге бәйрәм дә бит аның хөрмәтенә оештырылган.
Авылны төзекләндерүдә - авыл зиратын тәртипкә китерүдә, часовня төзүдә, чишмәне тотып алуда аның керткән өлеше зур. Район башлыгы урынбасары Надежда Попкова һәм Ленино АҖ башлыгы Виктор Веретенников юбилярны котларга бүләкләр белән килгәннәр. Шулай ук китапханә, клуб хезмәткәрләре, Түбән Камадан җырчы кыз, күршеләре, дуслары һәм, әлбәттә инде, балалары һәм ике оныгы (кызлар) да бар иде. Юбилярның тагын ике оныгы ( малайлар) бар, тик еракта яшәгәнгә, алар кайта алмаган. Сый-нигъмәт тулы өстәл янында сүз үткәннәр, хәзерге һәм киләчәк турында барды.
Быел кыш Павел Михайлович Әлмәттә балалары янында яши, ул анда да кул кушырып утырмый: улы ярдәмендә йорт ишегалдында булачак корылманың планын төзи, ә язын көймә өчен причал ясарга планлаштыра. Мөгаен, бу Павел Носовның "Балачак причалы" символы булырдыр.
Лариса ФЕДОРОВА
Нет комментариев