Праздники детства в День защиты детей прошел в Шахмайкино
День защиты детей волею судьбы совпал с первым днем лета, которое дети ждут с нетерпением, ведь это приход тепла и возможность для отличного отдыха.
1 июня заведующая «Музеем истории села Шахмайкино имени Мирхайдара Файзи» Гульнар Сабирова организовала для самых маленьких своих друзей – воспитанников детского сада «Ромашка» развлекательное мероприятие «Здравствуй, лето!». Дети активно принимали участие в играх «Солнышко и дождик», «Игра на внимание», «Прыгает – не прыгает», «Рыбы, животные, птицы», рассказали свои любимые стихотворения, спели песни. Гульнар Камиловна похвалила детей за активность, ловкость, раздала им сладости. Завершилось мероприятие групповой экскурсией по музею.
1 июнь - бәхетле балачак бәйрәме. Балаларны яклау көне җәйнең беренче көненә юкка гына туры килмидер, чөнки җәйне сагынып көтеп алучылар, әлбәттә, балалар. Бу ел фасылы аларга җылы һәм күңелле ял алып килә. 2018 елның 1 июнендә “Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее” мөдире Сабирова Гөлнар Камил кызы музейның иң яшь дуслары – “Ромашка ” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен “Саумы, җәй” дип аталган уен оештырды. Балалар бик теләп “Кояшкай һәм яңгыр”, “Игътибарлы бул”, “Сикерә-сикерми”, “Балыклар, хайваннар, кошлар” уеннарында катнаштылар, үзләренең яраткан шигырьләрен сөйләделәр, җырлар җырладылар. Гөлнар Камил кызы аларны актив, җитез булулары өчен мактады, тәм-томнар өләште. Әлеге чара музей буенча экскурсия белән тәмамланды.
1 июня в Просто-Челнинском СДК совместно с библиотекой провели праздник для детей «В стране детства» с веселыми играми и конкурсами, конкурсом рисунков «Как я понимаю день защиты детей», веселыми эстафетами, игрой «Море волнуется». Победителям были вручены памятные подарки. Во второй части состоялась праздничная дискотека.
Җәйнең беренче көне – балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне түземсезлек белән көтеп алалар. Әлеге бәйрәм безгә, өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп, җаваплыгыбызны барлап тора. Чөнки үсеп килүче буын – ул безнең киләчәгебез, илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез. Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле булырга өйрәтү – изге бурычыбыз.
1 июнь – Балаларны яклау көне уңаеннан, Чаллы Башы мәдәният йортында библиотека белән берлектә “Балачак – бәхет иле” дип исемләнгән бәйрәм үткәрелде.
Бәйрәмнең беренче өлешендә күңелле уеннар үткәрелде, икенче өлешендә бәйрәм дискотекасы. Бәйрәм балалар күңеленә хуш килде, алар барысы да бик теләп уеннарда катнаштылар, биеделәр. Уеннарда җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Балалар өчен оештырылган бәйрәм бик күңелле, матур үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев