28 мартта балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең күчмә утырышы булып үтте.
Комиссия әгъзалары Алексеевск колледжы филиалында булдылар. Кичәге мәктәп укучылары колледжда эшче һөнәре белгечлеге алыр өчен ничек укыйлар, ничек яшиләр һәм тагын нинди тормыш кыйммәтләренә өйрәнәләр? Әлеге сораулар колледж педагогларына -мастерларга һәм студентларның үзләренә дә бирелде.
Колледжның педагогик коллективы көндәшлеккә сәләтле, социумга яраклашкан, тормышта үз урынын табарга сәләтле укучылар тәрбияләүне үз алдына максат итеп куя.
Моның өчен укучыларны үзләре сайлаган белгечлекләрнең нечкәлекләренә өйрәтү генә аз (хәер, монда да бу өлкәгә үзеңнең бөтен белемеңне сарыф итәргә кирәк), монда һәр укучыны шәхес буларак үстерергә кирәк.
Колледжда укуның беренче көннәреннән үк укучылар белән индивидуаль эш алып барыла, педагоглар һәм мастерлар аларга колледж шартларына ияләшергә булышалар, һәркайсында иҗади һәм башка сәләтләрен үстерү дәрәҗәсен эзлиләр. Күпчелек укучылар мәктәптән үз-үзләренә бикләнгән хәлдә киләләр, бары тик монда, педагоглар ярдәмендә генә ачылалар, шәхес булалар.
Колледж укытучысы, 30 еллык эш стажы булган Александр Ильичев төркемдәге һәр укучының индивидуаль, һәркайсының үз холкы, сәләте булуын яхшы белә, шуңа күрә беренче дәресләрдә үк төркемдә үзара хөрмәт итешү һәм булышу атмосферасы булдырырга тырыша.
Лидия Наумова әлеге урта-махсус уку йорты ачылган көннәрдән бирле эшли, ул байтак еллар буена укыту-тәрбия эшләре буенча завуч вазыйфасын башкарды. Аның тырышлыгы аркасында әлеге уку йортында укучылар дәресләрдән тыш илебезнең үткән һәм хәзерге мәдәни кыйммәтләренә тартылалар; Һөнәри юнәлештәге чаралар үткәрелә (белгечләр һәм чыгарылыш сыйныф укучылары белән очрашулар, экскурсияләр, "Һөнәре буенча иң яхшысы" дип аталган конкурслар, һөнәри бәйрәмнәр һ.б.). Патриотик рухта тәрбияләү (ил тормышындагы әһәмиятле даталарга, бәйрәмнәргә, юбилейларга карата чаралар, батырлык дәресләре), рухи - әхлакый тәрбия (рухи һәм әхлаклылык, гаилә кыйммәтләре, сәламәт яшәү рәвеше, толерантлык, диспутлар, акцияләр һ.б.) буенча эшләр алып барыла. Бу эш тәҗрибәле укытучылар Светлана Зубова, Галина Носова һәм башка яшь педагоглар белән берлектә үткәрелә.
Колледж укытучысы Мөнир Ногъманов укучылары белән генә түгел, ә аларның әти-әниләре белән эшләүдә дә индивидуаль формаларга аерым игътибар бирә. Аны, җаваплы һәм тәҗрибәле педагог буларак, тәрбиягә авыр бирелүче яшүсмерләргә җәмәгать тәрбиячесе итеп билгеләгәннәр. Бүгенгесе көндә аның кул астындагы яшүсмерләр сәбәпсез дәрес калдырмыйлар, сәламәт яшәү рәвеше алып барырга тырышалар. Бүген училищеда балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә исәптә торган 4 яшүсмер белем ала. Колледжда белем алучылар арасында хокук бозуларны булдырмау (профилактика) максатында ПДН инспекторы, РМБ психологы, социаль хезмәтләр белгечләре класстан тыш сәгатьләрдә еш катнашалар.
- Бүгенгесе көндә колледжның бар уңайлыклары булган торагы бар, бушлай туклану оештырылган, белем бирү процессы эзлекле рәвештә алып барыла, - дип сөйли озак еллар шушы уку йорты директорының урынбасары булып эшләгән производствого өйрәтү мастеры Рәфис Харисов. - Уку елы тәмамланырга да озак калмый, колледж коллективы яңа студентлар кабул итүгә әзерләнә, без район мәктәпләренә чыгабыз, мәктәп тәмамлаучыларга үзебезнең уку йорты турында: профессиональ укытучылар укыткан һөнәрләр, укырга керү һәм уку шартлары турында сөйлибез, аларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирәбез, - ди ул.
Кечерәк кенә залга 50 ләп колледж укучысы - кичәге мәктәп укучылары, кунаклар: район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк, РМБ мөдире Александр Еронтьев, прокуратура, РЭЭБ һәм балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия составына кергән әгъзалар - башка хезмәтләр вәкилләре белән әңгәмәгә җыйналышкан. Әңгәмә бер сәгатьтән артык барды, аны ышанычка нигезләнгән дип бәяләргә дә мөмкин, колледж, белем бирү һәм тәрбия процессы, коллективтагы мөнәсәбәтләр нисбәтеннән укучы балалардан бер генә начар сүз дә әйтелмәде. Әлбәттә, территорияне төзекләндерү, косметик ремонт һәм башкалар буенча проблемалар да бар. Тик алар бар да хәл ителерлек, белем алучыларның һәм коллективның иминлегенә кагылышлы түгел. Коллектив комиссия күрсәткән кимчелекләр белән килеште һәм шул көнне үк аларны бетерүгә алынды.
Лариса ФЕДОРОВА
Нет комментариев