Акбүре мәктәбе – конкурс лауреаты
2012 елның ноябрь аенда 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышында җиңүгә 68 ел тулуга багышланган "Рәсәй патриотларын үстерәбез" дип аталган Бөтенрәсәй конкурсы старт алган иде. Апрель аенда шушы конкурска йомгак ясалды. Конкурста Акбүре урта мәктәбе педагоглары да катнашты.
Башлангыч сыйныф укытучысы Гөлия Вәлиуллина конкурс өчен "Бөек Җиңү һәм Бөек сугыш" дәресенә эшләнмә хәзерләде. Педагогның эшен уңай бәяләп, ТРның сугыш ветераннары һәм хәрби хезмәт комитеты рәисе А.Г. Юлошев рәхмәт хаты җибәргән.
Мәктәп музее җитәкчесе, тарих укытучысы Вәсил Вәлиуллин конкурс жюриена мәктәп музее базасында укучыларга патриотик тәрбия бирү формалары һәм алымнары турында презентация юллады. Укытучының эше Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм Министрлыкларының, сугыш ветераннары һәм хәрби хезмәт комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча эшне оештыру ватандашларыбызның батырлыкларын пропагандалау, егетләрне Россия Федерациясе Кораллы Көчләр сафына хезмәткә хәзерләү эшенә зур өлеш керткәне һәм шушы конкурсның беренче республика этабы чараларында катнашканы өчен Акбүре гомумбелем бирү мәктәбе конкурс лауреаты статусы алды.
Светлана МАРТЫШОВА, БИҮ директоры
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев