Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Алтын ачкыч“ - әкият түгел, ә чынбарлык

Октябрь башында Яңа Чишмәдәге "Алтын ачкыч" балалар бакчасы беренче тапкыр һәм тулы составта ата-аналар җыелышы үткәрде. Аның темасы да очраклы гына сайланмаган: "Ата-аналар һәм тәрбиячеләр - балаларны тәрбияләүдә партнерлар". Җыелыш танышу һәм мәгълүматый сыйфатта үтте: укытучы - логопед Олеся Завалишина балалар бакчасында балаларның тормышы турында презентация тәкъдим итте, ата-аналарның һәм...

Октябрь башында Яңа Чишмәдәге "Алтын ачкыч" балалар бакчасы беренче тапкыр һәм тулы составта ата-аналар җыелышы үткәрде. Аның темасы да очраклы гына сайланмаган: "Ата-аналар һәм тәрбиячеләр - балаларны тәрбияләүдә партнерлар".
Җыелыш танышу һәм мәгълүматый сыйфатта үтте: укытучы - логопед Олеся Завалишина балалар бакчасында балаларның тормышы турында презентация тәкъдим итте, ата-аналарның һәм тәрбиячеләрнең партнерлыгы турында сөйләде; шәфкать туташы Ольга Попкова исә санитария таләпләре һәм аларны үтәү турында җиткерде.
Беренче ата-аналар җыелышында мәгариф бүлеге начальнигы Александр Еронтьев һәм төзелеш компаниясе җитәкчесе, әлеге балалар бакчасы бинасын торгызучы Хәлим Билдановлар кунак буларак килгән иделәр. Балалар бакчасы мөдире Любовь Михеева коллектив исеменнән мәктәпкәчә яшьтәге балалар учреждениесен кыска срокларда ачулары өчен район җитәкчелегенә рәхмәт белдерде, шулай ук рәссам-бизәүче эшенә акча түләгән химаячеләрнең исемнәрен атады, алар: Рамил Нуртдинов, Нияз Галәветдинов, Әлфия Закирова, Алексей Трондин, Любовь Гулькова. Үз бакчасында үстерелгән яшелчәләр биргән пенсионерка Иголкина Надежда Николаевнага аеруча рәхмәт белдерделәр.
Балалар бакчасы балаларны әле бер ай гына кабул итә һәм "Алтын ачкыч"та тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләре туклану, эш режимы, тәрбияләү процессына кагылышлы мәсьәләләр буенча "Шунда эшләүчеләр эшеннән сез канәгатьме?" дигән сорауга җавап бирә алдылар. Тутырылган анкета нәтиҗәләре балалар бакчасы хезмәткәрләрен сөендерде.
Ата-аналар җыелышы ахырында балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тарафыннан концерт программасы тәкъдим ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X