Узган атнада балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең чираттагы утырышы булып узды, анда балаларын тәрбияләү буенча үз бурычларын тиешенчә үтәмәгән ата-аналар чакырылган иде.
Яшүсмернең күзәтүсезлеге ата-аналарның балаларын тәрбияләү буенча бурычларын үтәмәү нәтиҗәсенең берсе булып тора. Мондый балалар җинаять корбаны булырга яисә үзләре үк закон бозарга мөмкиннәр. Андый очраклар безнең районда да байтак булды. Хәтта куркыныч очраклар да - юлларда балалар үлеме.
Шулай да, С.лар улларын хезмәткә мәхәббәт уятып тәрбиялиләр, аңа өйдәге кайбер эшләрне йөклиләр. Ә уллары барысын да чын күңелдән, зур теләк белән башкара һәм күбрәк тә: 15 яшендә ул инде трактор йөртә. 25 август көнне ЮХИДИ хезмәткәрләре үзәк урамда трактор туктаталар, руль артында балигъ булмаган әлеге бала була. Яшүсмернең юлына киртә куеп, инспекторлар, бәлки, тагы да куркынычрак хәлне булдырмый калганнардыр. Нәтиҗәсе, малайның әти-әнисен - гр. С.ларны КДН га чакырттылар, әлбәттә инде, бу күңелсез хәл булуын аңлаттылар.
КДН утырышына үзенең улы Р. белән гр.Г. да чакырылган иде. 28 августта төнге сәгать 11 дә 17 яшьлек яшүсмер башы яралы килеш ярдәм сорап медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән. Ярдәм күрсәткән вакытта балигъ булмаган яшүсмернең исерек хәлдә булуы ачыкланган. Ана кеше утырышка килмәде. Егет исә, соңга калып булса да, килгән иде. Сентябрьдә Р.га 18 яшь тулган һәм үз гамәле өчен хәзер ул үзе җавап бирәчәк. Комиссия әгъзасы Владимир Хлопунов фикеренчә (ул Р. белән сөйләшкән булган), бу яшь егет "зур" кеше булып күренергә тырышса да, ул үз-үзеңне тотуның элементар нормаларын да белми. Мисал өчен, "Миңа хәзер 18 яшь һәм бераз эчсәм дә ярый", дигән. Ә производство практикасын үтү уңаеннан бирелгән сорауга: "Телим-үтәм, телим - юк", дип җавап биргән. Сүз дә юк, балага ата-ана тәрбиясе җитеп бетмәгән: әтисе инде күптәннән башка шәһәрдә яши, ә әнисе, кечерәк балаларын тәрбияләү белән мәшгуль булып, олы улы белән уртак тел таба алмаган.
Ә менә тагын бер мисал, монда ата-ана вазыйфаларын тиешенчә үтәмәү ата кешенең актив гамәлендә ачык чагыла. Яңа Чишмәдән гр.Д. балаларын гына түгел, ә үз хатынын тәрбияләү белән дә шөгыльләнә. Әлеге уңайдан берникадәр активлыкны ул бераз "капкач" күрсәтә икән. Тәрбияләү процессында ул тормыш иптәшен ямьсез сүзләр белән хурлый, балалары алдында кулларын да эшкә җигә. Ул аларга физик һәм психик яктан сәламәтлекләренә генә түгел, шулай ук әхлакый үсеш алуга да комачаулый, зыян сала.
Балигъ булмаганнарның әти- әниләренең хокук бозуларының зыянлы нәтиҗәләре нигездә матди түгел һәм балигъ булмаган балага китерелгән әхлакый зыян формасында туа. Гәрчә нәтиҗәләр милеккә бәйле характерда да булырга мөмкин. Мәсәлән, балигъ булмаган баланы тиешенчә тәрбияләмәү, азык продуктлары белән, кием-салым һәм башка кирәкле әйберләр белән кирәгенчә тәэмин итмәү.
Утырышта өйләрендә антисанитария хөкем сөргән, балигъ булмаган балалары булган гаиләләр турында да сөйләнде. Һәм шундый шартларда балалар яши һәм тәрбияләнә. Комиссия рәисе Валентина Семеняк бу ата-ана вазыйфаларын тиешенчә башкармау, диде. Ата-аналарга кимчелекләрне бетерү өчен матди ярдәм бүлеп бирделәр, өйләрен тәртипкә һәм чисталыкка китерү өчен срок куелды.
Куелган срок узгач күчмә комиссия булачак, аның барышында контрольгә алынган гаиләләр тикшереләчәк.
Лариса ФЕДОРОВА
Автор фотосы
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев