Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Аттестат барысы да алган

Быел бердәм дәүләт имтиханын 109 укучы тапшырган, шул исәптә бер укучы үткән елларда тәмамлаучы. Урта белем турындагы аттестатны барлык укучылар да алган, 10 укучы - алтын, 5 се көмеш медаль белән бүләкләнгән. Мәҗбүри тапшырылучы ике фәннән тыш (рус теле һәм математика), өченче фәнни БДИ тапшыру өчен җәмгыять белемен - 53,...

Быел бердәм дәүләт имтиханын 109 укучы тапшырган, шул исәптә бер укучы үткән елларда тәмамлаучы. Урта белем турындагы аттестатны барлык укучылар да алган, 10 укучы - алтын, 5 се көмеш медаль белән бүләкләнгән.

Мәҗбүри тапшырылучы ике фәннән тыш (рус теле һәм математика), өченче фәнни БДИ тапшыру өчен җәмгыять белемен - 53, физика һәм биологияне - 25шәр укучы, тарих - 10, химия - 12, әдәбият - 5, инглиз теле - 3 һәм татар телен 1 укучы сайлаган.

10 фәннең сигезесен укучылар район территориясендә, татар теле һәм әдәбиятын Чистайда, җәмгыять белемен резерв көннәрдә Әлмәттә һәм Яр Чаллыда тапшырганнар.

Быел БДИ да 80нән артык балл җыйган укучылар саны арткан - 7 фән буенча 21 кеше, 2012 елда алар - 4 фән буенча 18 кеше иде.

10 фәннең 5се буенча тапшырылган БДИ нәтиҗәләре (рус теле, математика, физика, тарих, әдәбият) үткән беренче керүдән соң ук түбән баскычны үтә алмаган. Шулар арасыннан 3 укучының нәтиҗәләре имтихан вакытында кәрәзле телефоннан файдаланган өчен юкка чыгарылган.

Рус теленнән - 11 (10%тан артыграгы) (үткән елда алар 14 иде), физикадан 1 укучы 80нән артык балл җыйган, математикадан 80нән артык баллны беркем дә җыя алмаган, ә 9сы - икеле алучылар - математиканы Чистайда яңадан биргән, бәхеткә, уңышлы тапшырганнар.

Биология буенча БДИ нәтиҗәләре уртача иң югары балл белән сөендергән, хәер, республика буенча әлеге фәнне яхшырак беләләр икән. Екатерина мәктәбе укучысы Оксана Савельева һәм Ленино мәктәбеннән Ольга Демидова 80нән артык балл җыйганнар. Бу кызлар БДИ тапшырыла торган барлык фәннәрдән югары балл алганнар. Моннан тыш, Оксана Савельева 9 ел эчендә БДИ тапшыру дәверендә химиядән районда беренче 100 балл җыючы булган, ә Ольга Демидова исә әлеге нәтиҗәгә җитү өчен нибары 2 баллга гына калышкан. БДИ да катнашучы барлык мәктәпләр химия буенча үткән елдагыдан югарырак нәтиҗәләргә ирешкәннәр.

"Тарихчылар" арасында иң югары - 93 баллны Яңа Чишмә гимназиясеннән Ришат Сабирҗанов алган. Инлиз теленнән имтихан тапшыручы өч укучы да югары балл (89,3 балл) җыйган, Зирекле лицее укучысының - 98 балл. Җәмгыять белеменнән алган ике икеле уртача әйбәт баллга (60,1) тәэсир итә алмаган. Әдәбияттан 5 укучы бусаганы уза алган, тик иң югары нәтиҗә нибары 66 балл тәшкил иткән.

Соңгы ике елда БДИ тапшыру рейтингы Зирекле лицее, Чаллы Башы Һәм Яңа Чишмә мәктәпләре укучыларының тотрыклы һәм югары нәтиҗәләргә ирешүен күрсәтә. Быел Черемухово, Екатерина, Әдәмсә, Ленино мәктәпләрендә БДИ нәтиҗәләре яхшырган. Архангел, Волчья Бистәсе, Шахмай, Яңа Чишмә гимназиясе укучылары нәтиҗәләрен киметкәннәр. Красный Октябрь һәм Тубылгы Тау мәктәпләре тотрыклы рәвештә түбән күрсәткеч күрсәтәләр. Медаль алучыларның БДИ тапшыруын анализлау һәрберсенең үз белемнәрен раслап югары балл алуларын (математикадан кала) раслаган.

Рус теле һәм математикадан үткәрелгән ГИА-да 198 укучы катнашкан (икесе фәнне …режимда), бар да төп гомуми белем турында аттестат алган. Математика буенча уртача билге - 4,26, бу узган елдагыдан 0,5 кә күбрәк. 8 мәктәптә математика буенча уртача билге уртача район күрсәткеченнән югары, калганнарында "3"леләр күп, дүрт балага "икеле" куелган. Рус теленнән нәтиҗә 0,5 баллга төшкән: уртача билге - 3,6, җиде икеле (узган ел булмаган). Татар мәктәпләрендә 33 укучы татар теленнән яңа формада ГИА тапшырып караган. 4 мәктәптә 5 укучы биремне "4"легә эшләгән, район буенча уртача билге - 3,8. икелеләр юк. 2014 елдан барлык мәктәпләрдә татар теленнән ГИА-ны 100% тапшыру планлаштырыла. 141 укучы 6 фәннән ГИА-ны үзләре сайлап тапшырган (2012 елда - 93 кеше). Тулаем алар (җәмгыять белеменнән башка), әйбәт тапшырылган, бу фәннән исә алтау икеле алган, шуның бишесе Яңа Чишмә гимназиясеннән. Укучылар беренче мәртәбә информатика тапшырган, уртача билге - "5".

Район буенча, тулаем, тапшырылган 6 фән буенча (математика, җәмгыять белеме, физика, биология, химия, география) узган ел белән чагыштырганда нәтиҗәләр яхшыру күзәтелә. ГИА бусагасын үтә алмаган укучылар аны башка вакытта биргәннәр, "икеле"ләр булмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев