Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Авыл матур яшәргә хаклы

Буыннар мирасы музее
Акбүре авылы белән танышуыбыз авылның тарихын саклаучы буыннар мирасы музееннан башланды. Вакытында аны оештыру инициативасы белән авылның күренекле иганәчесе, шушы авылда туып-үскән, хәзер "Татмелиорация" Траст компаниясе" ААҖ генераль директоры Әнвәр Мәхмүт улы Залаков чыккан иде. 2000 нче елларда ук Акбүредә зур булмаган мәктәп музее бар иде инде. Вакыт узу белән экспонатлар саны арта торды һәм ул бинага сыймас булды.
Әнвәр Мәхмүт улы музейда кысрык булганга теләүчеләр анда җыелган экспонатларны күрә һәм тарихны белә алмауларын искәрә. Ул чакта ул авыл уртасында буш торган кибет бинасын музей итеп үзгәртү тәкъдимен кертә һәм район җитәкчеләре дә аның тәкъдимен хуплый. Кыска гына вакыт эчендә бинага ремонт ясала, янкорма хисабына ул киңәйтелә һәм җыйнак кына матур бина килеп чыга.
Әнвәр Залаков реконструкциянең барышын үзе контрольдә тота, төзелешкә байтак акча бирә. Якташлары Насыйх Мортазин, ТР Дәүләт Советы депутаты Шамил Яһудин, "Агроинвест" җәмгыяте җитәкчесе Рәис Сөләйманов һәм башкалар, шул исәптән акбүрелеләр шактый гына финанс ярдәме күрсәтәләр.Шушы изге максатка 3 млн. сум чамасы акча тотыла, музей эчендәге инвентарь үзе генә дә 700 мең сумнан артык тора. Музей буйлап экскурсия аның директоры, Акбүре мәктәбенең тарих укытучысы Вәсил Вәлиуллин озатуында нәкъ менә музей иганәчеләренең фотосурәтләре тупланган стендтан башланды. Вәсил үзе авыл тарихы белән 90нчы еллар азагында музейны оештыручы татар теле һәм әдәбияты укытучысы Салисә Минкәеваның ярдәмчесе булган чакта ук ныклап торып шөгыльләнә башлый. Хәзер Вәсил Вәлиҗан улы үзе музей фондын саклаучы, музей һаман тулылана тора. Ул җитәкләгән "Мирас" түгәрәгенә йөрүче мәктәп укучылары еш кына экскурсовод ролен башкаралар.
Музей фонды 2000 чамасы экспонаттан тора, аның иң борынгысы - ташка әйләнгән агач, ул берничә мең еллык. Ул авыл тарихы буенча беренче залда саклана һәм безнең чорга кадәр сакланган борынгы заман ядкаре булып санала. Витриналарда авыл кешеләренең бакчаларыннан табылган безнең эрага чаклы XIX гасырларга караган керамика ватыклары, болгар чорындагы сөңге очлыгы, 19 гасырга кагылышлы стендлар һәм витриналар, 20 гасыр буенча аерым чорларны (революция, гражданнар сугышы, унъеллыклар) чагылдырган экспонатлар урын алган. Бөек Ватан сугышы чорына зур экспозиция багышланган - анда акбүрелеләрнең, сугышта катнашучыларның фоторәсемнәре урын алган. Музейда авторлары һәлак булган 42 хат, аларның сугышчан бүләкләре, документлары саклана. Вәсил Вәлиҗан улы бүләкләү кәгазьләре буенча зур эзләнү-тикшерү эшләре алып бара.
Күптән түгел экспозиция үткән сугышның яңа "шаһитлары" белән тулыланган: ППШ-41 автоматының дисклы магазины, совет сугышчыларының каскалары, граната корпусы, төрле гильзалар, немец противогазы фрагментлары өстәлгән. Бу әйберләрне Орлов өлкәсендә "Ак Барс" эзләнү отряды тапкан һәм Яңа Чишмәдәге туган якны өйрәнү һәм аның Акбүредәге филиалына бүләк итеп биргән. Икенче залда "Татар ызбасы"на урын бирелгән: анда милли киемнәр, чиккән сөлге-кашагалар, көнкүреш әйберләре, эш кораллары урын алган. Өченче зал "Авыл шәҗәрәсе"нә, Акбүредәге зыялы нәселдән саналган гаиләләргә, авылдан чыккан танылган шәхесләргә һәм җирле мәктәпнең тарихына багышланган. Нәсел шәҗәрәләрен төзү эше дәвам иттереләчәк.
Музейга килү кызыксынган район кешесе өчен файдалы булачак, чөнки Акбүре тарихы район һәм авыллар тарихы белән тыгыз бәйләнгән. Өстәвенә Вәсил Вәлиҗан улы туган ягыбыз тарихы турындагы үзенчәлекле, кызыклы мәгълүматларны кызыксындырырлык, үтемле итеп бик оста сөйләп бирә. Кыскасы, авыл музее - авылның үсә баручы мәдәни үзәге һәм игътибарга лаек истәлекле урыны да.
Авыл тарихыннан
Акбүрелеләрнең борынгы бабалары булып Волчья Бистәсеннән күчеп килгән татарлар санала. 1730 елда Волчья Бистәсендәге "Казан" яки "Татар(лар)" урамнарының берсендә татар халкы яшәгән. Күчеп килгән башка кешеләр кебек үк, алар элеккеге солдатлар булган - Россия армиясендә татарлар байтак булган, алар 1720 еллардан ук армиягә хәрби хезмәткә чакырылган булганнар. Вакыт узу белән татарлар күчеп урнашырга ниятлиләр һәм Волчанка елгасы буйлап көньякка таба 2 чакрым ераклыкта күчеп урнашалар. Монда алар йортлар төзиләр, иген үстерә башлыйлар. Төрле тарихи чорларда авыл "Яңа Волчья", "Малодетка", "Татар Волчьясы" дип аталган. Тирә-юньдә байтак булган урманнарда (хәзер барысы да кисеп бетерелгән) бүреләр йөргән. Күчеп урнашкан халыкка аларның улаганын һәрчак ишетергә туры килгән. Бәлки, шушы ерткыч җанвар хөрмәтенә авылны шулай атаганнардыр, ә инде Бистәдән аерылып чыкканнан соң татарлар "Татар Волчьясы" дигән яңа исем уйлап тапканнар. 1860 елга кадәр халык дәүләт крестьяннары категориясенә кергән. Игенчелек, терлек үрчетү белән шөгыльләнгәннәр. 1867 елда җирле мәчеттә Ибәтулла Хәмидуллин имам - хатыйп булган (музейда аның турында мәгълүматлар күп). Мәчет каршында кечкенә генә мәктәп эшләгән, анда 14 бала белем алган. 1904 елда мәчет каршында ике мәктәп эшләгән, анда 82 укучы укыган. 1907 елда авылда 2 бакалея кибете эшләгән.
Гражданнар сугышы елларында авыл халкының күпчелеге Кызыл армиягә чакырылган. Авыл "сәнәкчеләр восстаниесе"н дә кичергән. 1937 елда мәчет манарасын җимергәннәр, ә бинаның үзен мәктәп итеп җайлаганнар. 1940 елдан авыл Яңа Чишмә районы составына кергән (әлегә чаклы Чистай өязенә, аннан Чирмешән районына кергән). 1950 елда авылны һәм Сөлчәбаш поселогын "Карл Маркс" колхозына берләштергәннәр, ә 1957 елда алар "Красный Октябрь" совхозына, 1967 елда "Буревестник" совхозына кергән. 1960 елларда авылга электр уты керткәннәр, 1975 елда суүткәргечләр сузылган, ә 1990 елларда монда газ килгән. 1986 елда Тат. Волчья һәм Сөлчәбаш авыллары кергән "Дуслык" совхозы оештырылган. 1990 елда зур комплекс төзелеп беткән: МЙ, совхоз идарәсе һәм авыл советы, почта, спорт залы, кибет, саклык банкы, китапханә. Ике ел элегрәк балалар бакчасы сафка бастырылган. 80нче елларның 2 нче яртысыннан совхоз һәм дәүләт ссудалары акчалары хисабына яңа кирпеч, арбалет, "фин" йортларын актив төзү башлана. 1994 елдан авыл татар әкиятләрендә һәм легендалардагы популяр персонаж, борынгы төрки халыклары символы булган Акбүре ("Ак бүре") исеме белән атала башлый.
СССР таркалу һәм илдә кардиналь үзгәрешләр башлану белән "Дуслык" совхозы "Акбүре" коллектив кооперативына әйләнә. Әмма илдәге кризис аркасында бу хуҗалык таркала башлый. Хезмәт хакы дәрәҗәсе кинәт төшә, еш кына аны бөртек, фураж, печән, спиртлы эчемлекләр, үгезләр, сыерлар, ягулык-майлау материаллары һ.б. авыл хуҗалыгы продукцияләре белән бирә башлыйлар. Авыл халкы сизелерлек кими башлый. 2005 елда хуҗалык "Шешма" КФХ-га кушыла. Совхоз гаражы шәхси кулларга тапшырыла, фермалар, азык һәм бөртек складларын сүтәләр һәм Волчья Бистәсенә алып китәләр.
Халык саны: 1859 елда - 201, 1897 елда - 587, 1908 елда - 783, 1926 елда - 639, 1949 елда - 774, 1958 елда - 862, 1970 елда - 1236, 1979 елда - 1028, 1989 елда -691, 1997 елда - 631, 2005 елда - 431.
"Ышанам, халык үз авылына кайта башлаячак"
Хәзер Акбүрене мул тормышлы авыл дип әйтергә була. Кирпечтән төзелгән заманча йортлар, каралган чиста урамнар. Дәүләт программаларын тормышка ашыру, якташлары - меценатлар аркасында авылда тормыш соңгы елларда уңай якка үзгәрә. Кызганычка каршы, 90 нчы еллар үз эзен калдыра, халык санына тәэсир итми калмый.Хәзер монда даими төстә 412 кеше яши, аларның яртысы пенсионерлар, балалар аз туа, чөнки яшьләр авылда калмый. Әмма авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов:" Минем уйлавымча, килер шундый заман, шәһәрләрдән кешеләр кире авылга әйләнеп кайтырлар. Белмим, кайчан булыр, тик шулай буласын беләм",- ди.
Акбүрелеләр - хезмәт сөючән халык. Шәхси хуҗалыкларында эшлиләр, күп итеп мал-туар асрыйлар. - Әмма безнең АҖ тәнкыйть зонасында, - ди башлык, - чөнки сыерлар аз, гаилә фермалары юк, ШЯХ кредитлары да аз алына, кече бизнес акрын үсә. Халык картая, күп итеп терлек асрый алмый. Аның каравы, йорт кош-кортларын теләп сатып алалар. Безнең авыл уртасындагы зур күлне, яр буйларын казлар бик ярата. Сүз уңаенда, бездә матур урыннар бик күп, Сабантуй үткәрелә торган җирдә тагын бер бик матур күл - Аккош күле бар.
Казанда үткәрелә торган авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә районнан килгән 10 палатканың бишесе Акбүренеке, хәер, ШЯХ - бу бит өстәмә керем генә әле, чөнки халык бюджет оешмаларында, вахта юлы белән "Шешма-ойл", "Нурлатнефть", "ТАНЕКО" да эшли. "Кулон" а/ф-да, район үзәгендә, "Аксу-агро" (АҖдә җир пайларын арендага алды), "Козлова М.И." КФХ-да (дәүләт җирләрен арендалый) эшли.
Җирле ике КФХ үз кырларында үсемлекчелек белән шөгыльләнә. АҖ-дә ИП "Порецкий"ның терлек чалу цехы нәтиҗәле эшли.
- Иң кыен мәсьәлә - яшьләрнең аз булуы, бөтен проблема да шуннан чыга, мисал өчен, "тугыз еллык" мәктәп башлангыч булып калачак, - дип дәвам итте ул.
- Күпләр моның сәбәбен авылда эшләр урын юк дип исәпли. Авыл халкының яртысы бит читтә эшли, эшсезләр дә җитәрлек. Мондый хәл бер бездә генә түгел, ул һәр җирдә. Йортлар аз төзелә. Үткән ел Түбән Камадан кайтып Морадыймов төзеде. Ул монда үз производствосын ачарга тели. Шәһәрләрдән пенсиягә чыккан якташларыбыз кайта. Йорт төзиләр яки сатып алалар, арендага җир алалар. Тик андыйлар әлегә аз, елына бер-ике гаилә генә. Ә болай, авылда халыкның уртача яше 40-48 яшь.
- Үз халкыма рәхмәт әйтергә телим, - дип билгеләп үтте башлык. - Җиденче ел эшлим инде һәм шул вакыт эчендә салымнар җыю буенча бернинди дә проблема булмады. Мөрәҗәгать итү белән уңай якка хәл итәбез. Нинди яхшы үзгәрешләр булып торуын алар күрәләр бит. Клуб төзелде, 2015 елда урамнардагы 1200 метр юлга вак таш түшәлде, ә үткән елда - 1400 метрда. Машиналарны авылга кадәр бер чакрым ераклыкта калдыра торган вакытлар бар иде бит. Урамнар яктыртыла, газ, суүткәргеч бар. Яшисе дә яшисе генә.
Авыл халкы авыл җирлеге башлыгы турында, эшлекле, кешегә битараф булмаган кеше, төптән уйлап эш итүче, бар нәрсәгә иҗади якын килә белүче җитәкче, диләр. "Кешеләр өчен яхшы сүз һәм яхшы эш мөһим", - ди ул. Һәм халыкның бар нәрсәгә уңай карашта булуын ишетү бер дә гаҗәп түгел.
(Дәвамы бар)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев