Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бакчада шигырь бәйрәме гөрләп үтте

Муса Җәлилнең туган көненә багышланган яшь шигырь укучыларның район конкурсында халык байтак иде. Балалар белән бергә конкурста катнашучыларның әти- әниләре, тәрбиячеләре дә килгән иде. Җыелучыларны "Ландыш" балалар бакчасы мөдире Наталья Ведякина сәламләде.

Әлеге чарага районның барлык мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән балалар килгән иде. Балалар шигырь генә әзерләп килмәгәннәр, ә татар һәм урыс җырларын да башкардылар, матур итеп биеделәр дә.
Конкурсның жюри рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Камил Хәйруллин мондый чарада беренче тапкыр катнашуы икән һәм яшь артистларның сәхнәдә үзләрен матур итеп тотуларына, йөрәкләргә үтеп керерлек итеп шигырьләр сөйләүләренә таң калган.
"Ландыш" балалар бакчасы коллективына кунакчыллыклары, өч төркемдәге балаларның иҗади активлыклары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм мондый конкурсның киләчәктә дә үсеш алуын теләде.
- Матур әдәбиятка, безнең классикларыбыз поэзиясенә мәхәббәт тәрбияләү -балаларыбыз кечкенәдән үк үз тамырларын, үз халкының бай мәдәниятен онытмасын өчен кирәк, - диде Камил Хәйруллин.
Ярышта катнашучылар адресына да байтак кына җылы сүзләр әйтелде. Герой-шагыйрьнең иҗаты турында ҮКС белгече Гөлфия Вәлиуллина сөйләде һәм иң яхшы дус, әлбәттә, китап икәнлеген тагын бер кат искәртеп үтте.
Катнашучыларның барысын да альбомнар һәм грамоталар белән бүләкләп, жюри конкурста җиңүчеләрне котлады. Өченче урынны Шахмай авылы "Ромашка" балалар бакчасыннан Самат Гарифуллин яулады, "Ландыш" балалар бакчасыннан Полина Антонова - икенче урында, ә менә Чертуш башлангыч мәктәбе - балалар бакчасыннан Рузил Зариповка тиңнәр булмады, аңа бөтен зал гөрләтеп кул чапты. Тәмле чәй эчкәннән соң балалар өйләренә таралыштылар.
Руфания САДРЕТДИНОВА,
"Ландыш" балалар бакчасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев