Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Балачакның якты юлы”

Бы­ел "Я­шел ут" рес­пуб­ли­ка смотр-кон­кур­сы­ның ра­йон эта­бын­да "С­каз­ка" (Ар­хан­гел Бис­тә­се), "Лан­дыш" (Яңа Чиш­мә) һәм "Сол­ныш­ко" (Пет­ро­па­вел Бис­тә­се) ба­ла­лар бак­ча­ла­ры при­зер­лар бул­ды­лар.

Смотр-кон­курс ел са­ен үт­кә­ре­лә һәм аның мак­са­ты - ба­ла­лар­ны юл­лар­да имин йө­рү ка­гый­дә­лә­ре­нә өй­рә­тү һәм ба­ла­лар юл-транс­порт трав­ма­тиз­мы про­фи­лак­ти­ка­сы бу­ен­ча мәк­тәп­кә­чә яшь­тә­ге ба­ла­лар уч­реж­де­ни­е­лә­ре эш­чән­ле­ген ак­тив­лаш­ты­ру.

ТР Юл хә­рә­кә­те кур­кы­ныч­сыз­лы­гы ди­рек­ци­я­се ГУ­ның Нур­лат фи­ли­а­лы на­чаль­ни­гы Гөл­фия Ги­малт­ди­но­ва ал­да атап үт­кән мәк­тәп­кә­чә ба­ла­лар уч­реж­де­ни­е­лә­рен­дә бул­ды. Ба­ла­лар бак­ча­ла­рын­да­гы тәр­би­я­че­ләр­нең прак­тик эш­лә­ре бе­лән та­ныш­кач, ул мәк­тәп­кә­чә яшь­тә­ге ба­ла­лар­да юл хә­рә­кә­те ка­гый­дә­лә­ре бу­ен­ча бе­лем­нә­рен һәм юл­да үз-үзең­не то­ту­ның прак­тик кү­нек­мә­лә­рен бул­ды­ру (фор­ма­лаш­ты­ру) бу­ен­ча бил­ге­ле бер эш­ләр үт­кә­ре­лү­ен бил­ге­ләп үт­те, мәк­тәп­кә­чә яшь­тә­ге ба­ла­лар­ны юл­лар­да имин йө­рү һәм үз-үзең­не сак­лау кү­нек­мә­лә­ре­нә өй­рә­тү һәм тәр­би­я­ләү­дә ал­дын­гы пе­да­го­гик тәҗ­ри­бә­не киң­рәк җә­ел­де­рү бу­ен­ча ма­те­ри­ал бар; ЮХК бу­ен­ча поч­мак­лар­да күп эш­ләр тәр­би­я­че­ләр ку­лын­нан ясал­ган. Ул ба­ла­лар һәм әти-әни­ләр бе­лән про­фи­лак­тик эш­ләр алып ба­ру бу­ен­ча до­ку­мент­лар­ны рәс­ми­ләш­те­рү­дә бер­ни­чә ки­ңәш тә бир­де.

Гөл­фия Ха­рис кы­зы кон­курс­та кат­наш­кан­на­ры өчен ба­ла­лар бак­ча­ла­ры кол­лек­тив­ла­ры­на рәх­мәт бел­дер­де һәм ба­ла­лар бак­ча­ла­ры­на ве­ло­си­пед­лар, ди­дак­тик уен­нар бү­ләк ит­те, шу­лай ук ба­ла­лар­га җәя­ү­ле­ләр өчен имин йө­рү бе­леш­мә­лек­лә­ре һәм ка­лен­дарь­лар, ә тәр­би­я­че­ләр­гә ме­то­дик яр­дәм­лек­ләр һәм «Доб­рая до­ро­га детст­ва» га­зе­та­сы тап­шыр­ды.

Шу­ны­сы сө­ен­де­рә, юл хә­рә­кә­те ка­гый­дә­лә­рен үтәү­дә та­ләп­ләр ба­ла чак­тан ук үсеш ала һәм мәк­тәп­кә­чә яшь­тә­ге ба­ла­лар уч­реж­де­ни­е­лә­ре һәм ба­ла­лар­ның әти-әни­лә­ре­нең бер­дәм эш итү­лә­ре мо­ңа зур бу­лыш­лык итә.

Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X