Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балалар белән – фермага

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне төрле һөнәрләр белән китап аша яки сөйләп кенә таныштырганчы, үзләренә күрсәтү күпкә әйбәтрәк. Йөз кат ишеткәнче, бер кат үз күзең белән күрүгә ни җитә. Шуны истә тотып, Яңа Чишмәдәге "Солнышко" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр 11 март көнне "Ф.Р. Вәлиев" КФХ фермасына бардылар. Нәни кунакларны көткән арада КФХ җитәкчесе...

Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрне төрле һөнәрләр белән китап аша яки сөйләп кенә таныштырганчы, үзләренә күрсәтү күпкә әйбәтрәк. Йөз кат ишеткәнче, бер кат үз күзең белән күрүгә ни җитә. Шуны истә тотып, Яңа Чишмәдәге "Солнышко" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр 11 март көнне "Ф.Р. Вәлиев" КФХ фермасына бардылар.

Нәни кунакларны көткән арада КФХ җитәкчесе Фәргат Вәлиев бераз эш белән таныштырды. - КФХ -да барлыгы 290 баш МЭТ, шуның 110 башы савым сыерлары. Сыер савучылар аена 12-14 мең сум хезмәт хакы алалар, ул савымга бәйле. Кичә КФХ хезмәткәрләре март ае өчен аванс алдылар. Язгы кыр эшләренә хәзерлек бара, ашламалар алуга килешүләр төзелде, - диде ул безгә.
Балалар бакчасы мөдире Мария Уламасова һәм тәрбияче Наталья Совкова белән килгән балаларны Фәргат Вәлиев, баш бухгалтер Светлана Әхмәтҗанова каршылады. Автобустан төшкән балалар кызыксынып киртә абзарлар янына йөгерделәр: - Карагыз, әле, сыерлар! Нинди матурлар!
- Бездә һөнәрләр белән танышу план буенча бара, әйтик, янгын сүндерүчеләр, полиция хезмәткәрләре һ.б. белән, бүген исә балалар авылдагы төп хезмәт - авыл хуҗалыгы турында белергә дип килделәр: сөтне каян алалар, фермада кем эшли, - дип аңлатты Мария Уламасова үз сәфәрләренең максатын. Балаларны кулларыннан тотып хуҗалыкны күрсәтергә алып киттеләр, башта бозаулар абзарына юл алдылар. "Экскурсовод" Фәргат Вәлиев үзе дә дүрт бала атасы, балалар белән алар телендә сөйләшә белә.
-Биредә бозаулар өчен бакча, - дип күрсәтте ул төртеп. - Әнә аларга ашарга биргәннәр, дип, печәнне дә күрсәтте. -Ә биредә аларга "компот" кайнаталар, - диде ул, сулы цистернага күрсәтеп. - Сезгә компот бирәләрме соң? Хәзер "беренче сыйныфлар" янына сугылабыз, аннан урамга -" югары сыйныфка" күчкәннәре янына чыгабыз,- диде. Алты яшьлек Максим шул арада "бакчага йөрүче" бозауларны санап та өлгергән: - Унбер! - диде ул сөенеп.
-Балалар, ни өчен аларның астына салам җәяләр? - дип сорады тәрбияче.
-Бозауларга җылы һәм уңайлы булсын өчен, - дип хор белән җавап бирделәр балалар.
Балалар хуш исле печәнне иснәделәр, саламны сыйпадылар, бозауларга карап сокланып туя алмадылар: - Нинди матурлар! Ә ни өчен аларның колакларына номер эленгән?
-Сыерны тотып карыйсы килә, тик куркыта, - диде берсе һәм урамда Фәргат Вәлиев белән бергә сыерга якынрак килеп басты.
Киртә абзардагы ат исеме белән кызыксынып, аңа үзләренчә Единорог исеме куштылар (мультфильмдагы персонаж буенча). Тәрбиячеләре белән бергәләп печәннең саламнан аермасын тикшерделәр. "Кызыксынулары чиктән ашкан" балалар бик күп сораулар бирделәр, чөнки балалар бакчасында аларны кызыклы әңгәмә көтә иде.
Күңелле һәм файдалы экскурсияләрнең иң матур, балалар өчен күңелле мизгеле - бүләкләр алмашу иде. Кунакчыл хуҗалар һәр балага яшелчәләр һәм тәм-томнар салынган пакетлар тапшырдылар, ә балалар, үз чиратларында, ферма хезмәткәрләренә кәгазьдән үз куллары белән ясаган күгәрченнәр бирделәр.
Саубуллашканда Фәргат Вәлиевның, җәен килегез, яңа туган бозауларны карарсыз, диюенә, балалар сөенеп риза булдылар.
Кем белә, бәлки шушы экскурсиядә булганнан соң, киләчәктә аларның кайсы да булса авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре сафын тулыландырыр.
Ольга ИВАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев