Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балалар бозауларга “компотны“ нәрсәдән кайнатканнарын белделәр

11 февральдә Яңа Чишмәдәге "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләре белән бергәләп гадәти булмаган экскурсиягә барганнар. Педагоглар үзләре тәрбияләгән балаларда авыл хуҗалыгы хезмәтенә хөрмәт уяту, мәхәббәт тәрбияләү өчен аларга "Вәлиев Ф.Р." КФХ-ның сөтчелек фермасын, кешеләрнең анда нинди хезмәт куюын, эш барышында сыер савучылар, терлек караучылар, тракторчылар һәм ферма хезмәтчәннәренең нинди операцияләр...

11 февральдә Яңа Чишмәдәге "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләре белән бергәләп гадәти булмаган экскурсиягә барганнар.
Педагоглар үзләре тәрбияләгән балаларда авыл хуҗалыгы хезмәтенә хөрмәт уяту, мәхәббәт тәрбияләү өчен аларга "Вәлиев Ф.Р." КФХ-ның сөтчелек фермасын, кешеләрнең анда нинди хезмәт куюын, эш барышында сыер савучылар, терлек караучылар, тракторчылар һәм ферма хезмәтчәннәренең нинди операцияләр башкаруларын, нинди механизмнардан файдалануларын күрсәткәннәр-аңлатканнар.
Балалар бакчасы мөдире Мария Уламасова шул хакта сөйли:
-КФХ җитәкчесе Фәргат Вәлиев белән бухгалтер Светлана Әхмәтҗанова, безне каршы алып, фермага озата барганда балалар гаҗәпләнеп, "Карагыз әле, сыерлар безгә карап торалар! Алар нинди матур!" дип, гәпләшеп алдылар. Ә аннан сораулар яудыра башладылар: печән нәрсәгә, аны каян алалар, сыерлар аны урамнан ничек ашыйлар? Балаларны тракторчы Виктор белән таныштырдылар, ул аларга азыкны сыерларга һәм бозауларга ташып ашатуын аңлатты.
Фәргат Вәлиев үзе экскурсовод булды. Үзе дүрт бала атасы, хәзер 4 оныкның бабасы балалар белән аңлаешлы телдә сөйләшә-аралаша белә. Сабыйларның: "Нигә шундый зур савыт? - дигән соравына ул: Аңарда бозауларга "компот" кайнатабыз", - дип аңлатты.
Күңелле һәм файдалы экскурсия бүләкләр алышу белән төгәлләнде. Кунакчыл хуҗалар һәр балага җиләк-җимеш һәм тәм-том салынган пакетлар тапшырса, балалар тәрбиячеләре белән бергәләп ферма хезмәтчәннәренә үз куллары белән ясалган һәм "Хезмәтегез өчен рәхмәт" дип язылган грамоталар тапшырдылар.
Саубуллашканда Фәргат Вәлиев балаларны тагын чакырып калды, алар исә бик теләп ризалаштылар. Без, бакча хезмәткәрләре, шундый экскурсияләрдән соң кем дә булса авыл хуҗалыгы һөнәрен сайлар дигән өметтә калабыз, - диде. Бакча мөдире экскурсиягә бару өчен транспорт белән ярдәм иткән эшмәкәр Юрий Калмыковка да рәхмәт белдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев