Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балалар дип үткән гомер

Акъяр авылында гади колхозчылар гаиләсендә (әтисе - шофер, әнисе терлекчелектә эшли (мәрхүмнәр)) дүртенче бала булып дөньяга килгән, 1976 елны урта мәктәпне тәмамлап, 3 ел Шахмай авылында элемтә бүлегендә оператор булып эшләгән Гөлсинә Сәгыйть кызы Сибгатова кечкенәдән медицина өлкәсен үз итә, аңарда авыруларны дәвалау теләге зур була.

Шул теләген тормышка ашыру уе белән 1979 елда Чистай медицина училищесына укырга керә, 1982 елда аны тәмамлап, юллама буенча Әлмәт районы Кузай участок хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли башлый. Баш табиб аның тырышлыгын һәм намуслы хезмәтен күреп, яшь белгечне Казанга хирургия бүлегендә эшләүче шәфкать туташлары әзерләүче 4 айлык курсларга укырга җибәрә. Ел ярым эшләү дәверендә ул "Коммунистик хезмәт ударнигы" күкрәк билгесе белән бүләкләнә.
1985 елда Гөлсинә ханым туган авылы Акъярда Мидхәт атлы егет белән тормыш корып җибәрә. Балаларны яратуы көчлерәк булган булса кирәк, 1986 елны ул вакытта Яңа Чишмә РМБ мөдире булып эшләгән Наил Хөснетдинов үгет-нәсихәте белән аны перевод белән Акъяр авылы "Акчарлак" балалар бакчасына мөдир итеп куялар. Шул көннәрдән соң 27 ел вакыт узган. Хезмәт итү дәверендә ул берничә мәртәбә район җитәкчелеге тарафыннан мактау грамоталары белән бүләкләнгән.
- Балалар бакчасын төзекләндеү буенча байтак эшләр эшләнде. Мин үз алдыма һәрвакытта да балаларның сау-сәламәт булып тәрбияләнүләрен бурыч итеп куя идем, киләчәктә дә шулай була күрсен. Бакча хезмәткәрләре көче белән ел әйләнәсенә җитәрлек яшелчә, бәрәңге үстердек: салатлар ясадык, консервладык, кайсы елларда уңышның артыгын сата да идек. 2009 елда бер дигән, бөтен уңайлыклары булган зур, иркен, заман таләпләренә туры китереп эшләнгән бакчага күчтек. Яңа-яңа инде ул, анда күчкәч балаларыбыз да күбәеп китте. Бүгенгесе көндә бакчага 13 бала йөри, тагын 3-4 бала килергә тора, - ди Гөлсинә Сәгыйть кызы.
Тормыш иптәше Мидхәте белән ике бала тәрбияләп үстерәләр. Олы кызлары Гөлгенә, үзе кебек, медицина өлкәсен сайлаган. Ул Ижау шәһәрендә медакадемия тәмамлап, бүгенгесе көндә Алабуга шәһәрендә табиб-стоматолог булып эшли. Ире Илнар (табиб-реаниматолог) белән кечкенә уллары 4 яшьлек Тамирланны үстерәләр. Уллары Марат район үзәгендә 118 нче һөнәр училищесында белем ала. Туган авылын яратуы бик тә көчле булганга, ул киләчәктә тормыш юлын авыл белән бәйләргә уйлый.
Гөлсинә Сәгыйть кызы буш вакытларында кош-корт, терлек арасында кайнаша. Хуҗалыкларында 7 баш МЭТ (шул исәптә 2 сыер), сарыклар, кош-корт асрыйлар. Җәен исә бакча тутырып гөл-чәчәкләр, яшелчә үстерә. Спорт белән шөгыльләнергә дә вакыт табарга тырыша. 9-10 сыйныфларда укыган елларда районда (ул вакыт Чистай районы) үткән чаңгы ярышларында 1 урын өчен бирелгән грамоталары әле дә булса альбомында саклана. - Гомер үткән саен күбрәк белү, баерак эш тәҗрибәсе туплау теләге арта гына бара икән ул. Укырга, белем эстәргә беркайчан да соң түгел. Мин дә читтән торып югары белем алдым - ИЭУПнең педагогия-психология факультетын тәмамладым. Бүгенгесе көндә эшчән гаиләм, яраткан эшем, дус, тату яшәүче коллективым, әни, дип өзелеп торучы балаларым бар. Хатын-кызга күп кирәкми, тормыштан зарланырлык урын юк. Балалар - гаилә көзгесе, тормыш чәчәге. Алар бәхетле, исән-сау булса, ата-анага тагын ни кирәк. Ана йөрәгенең бөтенесен сыйдыруын раслар өчен бүтән сүзләр кирәкми дә, - ди Гөлсинә Сәгыйть кызы. Әйе, алтынга тиң сүзләр. Гөлсинә ханым, алдагы көннәрдә дә тормыш юлың бары бәхетле мизгелләрдән генә торсын, эшеңнән ямь, тәм табып, уңышларга ирешеп, тигезлектә, пар канатлы булып, балаларыңның игелеген күреп, исәнлектә яшәргә язсын сиңа. Гомер бәйрәмең - юбилеең мөбарәк булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев