Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балалар иминлегендә барысы да җаваплы

Җәйге каникул - балаларның ялы өчен иң матур, әмма иң куркыныч чор бу. Шуңа күрә әти-әниләргә үз балаларына карата аеруча игътибарлы булу кирәк. Балигъ булмаганнар эшләре буенча 9 июньдә булып үткән комиссия утырышында, майда балалар белән килеп чыккан очракларны карап тикшергәннән соң, моны тагын бер кат расладылар. Петропавел мәктәбе укучылары...

Җәйге каникул - балаларның ялы өчен иң матур, әмма иң куркыныч чор бу. Шуңа күрә әти-әниләргә үз балаларына карата аеруча игътибарлы булу кирәк.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча 9 июньдә булып үткән комиссия утырышында, майда балалар белән килеп чыккан очракларны карап тикшергәннән соң, моны тагын бер кат расладылар.
Петропавел мәктәбе укучылары ( 1 һәм 2 сыйныф) Җиңү көне бәйрәме алдыннан өлкән яшьтәге әбинең "хәлен" белергә кергәннәр. Берсе үзенең "әкиятләре" белән әбине көлдергән арада, икенчесе җитез генә әбинең "копилкасыннан" 3 мең сум акчасын чәлдергән, өйдән чыккач, акчаны тапкыр дус кызына биргән. Карак кызларны шунда ук белеп алалар: алар әби янына еш килеп йөргәннәр (өстәвенә әле әбинең күзләре дә күрми). Әти-әниләр, әлбәттә инде, акчаны кире кайтарганнар, алай гына да түгел, алар 500 шәр сум штраф та түлиячәкләр, дигән карар чыгарды комиссия әгъзалары. Ә кызларның икесен дә мәктәптә исәпкә куячаклар.
Район үзәгендә ПДН инспекторы Әлфия Гайфуллина Мәдәният йортыннан ерак түгел үтеп-китеп йөри торган урында ялгыз гына бер баланы күреп ала. 20 минут дәвамында ике яшьлек кыз, таныш булмаган "түти" кулына тотынып, әнисен эзләп, сәүдә үзәге буйлап йөрткән.
-Бала әле сөйли белми, кая барырга икәнлеген кулы белән генә күрсәтте. Өлкән яшьтәге хатын-кыз бу баланың гр.Б. кызы булуын, әбисенең кайда яшәвен әйтте, - диде инспектор.
Әни кеше исә аклана башлады:
-Мин косынка алыр өчен икенче катка менгән идем, ә кызымны подъезд төбендә калдырдым, озакка түгел, әлбәттә.
Баланы ялгызын гына калдырган өчен җинаять җаваплылыгы каралган. Ярый ла, бала белән берни дә булмаган. Комиссия баланың әнисенә 300 сум штраф билгеләде.
Чаллы Башында 14 яшьлек яшүсмер полиция күзенә эләккән (мотоцикл белән идарә иткән). Комиссия әгъзалары аның әтисенә күптән түгел Тубылгы Тауда шундый ук яшь кеше белән килеп чыккан бәхетсезлек очрагы турында искә төшерделәр: авариядән соң ул инвалид булып калган. Егетне эшкә әти кеше хәзер үзе илтәчәге турында вәгъдә итте, аңа 500 сум штраф билгеләнде.
Петропавел Бистәсе мәктәбенең 8 сыйныф укучылары май ахырында уку елы тәмамлануын сыра белән билгеләп үткәннәр. Һәм кичке сәгать 10 нан соң (балигъ булмаган балалар өчен урамда йөрергә рөхсәт ителгән вакыт) 20 минут үткәч кенә өйләренә кайтканнар. Аларның икесен полиция хезмәткәрләре күреп алган. Өч маддә буенча ике әти-әнигә 1500 шәр сум штраф билгеләнде.
КДН утырышына район мәктәпләре директорлары чакырылган иде, аларга җәйге чорда балалар куркынычсызлыгы буенча белешмәлекләр таратылды. Ата-аналар җыелышлары, очрашулар, җыеннар үткәргәндә алар шушы белешмәлекләрдән файдаланачаклар. Без аларны бик кыскача гына бастырып чыгарачакбыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев