Мәгариф
Балалар сәнгать мәктәбенең чираттагы җиңүе
28 февральдә Яңа Чишмә БСМ укучылары һәм педагоглары, Чистайдагы БСМ һәм "Кама мозаикасы" БММ укучылары арасында башкару осталыгы буенча VIII Республика конкурс-фестивальдә катнашып, чираттагы җиңү яулап кайттылар.
Конкурска Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Лаеш, Чирмешән, Мөслим һ.б. районнардан иң оста яшь пианистлар җыелган - барлыгы 60 тан артык кеше. Яңа Чишмә...
28 февральдә Яңа Чишмә БСМ укучылары һәм педагоглары, Чистайдагы БСМ һәм "Кама мозаикасы" БММ укучылары арасында башкару осталыгы буенча VIII Республика конкурс-фестивальдә катнашып, чираттагы җиңү яулап кайттылар.
Конкурска Казан, Түбән Кама, Әлмәт, Лаеш, Чирмешән, Мөслим һ.б. районнардан иң оста яшь пианистлар җыелган - барлыгы 60 тан артык кеше. Яңа Чишмә сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең нәтиҗәләре түбәндәгечә: Наталья Юдинцева (педагогы Венера Маланчева) урта төркемдә II дәрәҗә лауреат булган, Наталья Урядникова (педагогы Елена Кузнецова) - зурлар төркемендә III дәрәҗә лауреат. Педагог Ирина Слимованың укучылары Карина белән Марина Мазманян мондый конкурста беренче тапкыр катнашканнар һәм "Бик матур чыгышы" өчен Каринага диплом тапшырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев