Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Балалар ялын дөрес оештыру мөһим

Яңа Чишмә районында җәйге каникул көннәрендә барлык балаларны да җәлеп итеп, аларның ялын күңелле, сәламәтлек өчен файдалы һәм куркынычсыз итеп оештырырга планлаштыралар. Бу хакта 20 майда булып үткән балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышында әйтелде. Җәйге каникулда мәктәп янындагы хезмәт һәм ял лагерын ачу 1 июньдә булачак. Мондый лагерьлар...

Яңа Чишмә районында җәйге каникул көннәрендә барлык балаларны да җәлеп итеп, аларның ялын күңелле, сәламәтлек өчен файдалы һәм куркынычсыз итеп оештырырга планлаштыралар.
Бу хакта 20 майда булып үткән балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышында әйтелде.
Җәйге каникулда мәктәп янындагы хезмәт һәм ял лагерын ачу 1 июньдә булачак. Мондый лагерьлар районның 8 мәктәбендә эшләячәк (340 бала). Көндезге лагерьларның эшләү вакыты - 21 көн (ялсыз), ата-аналар түләве 432 сум 81 тиен тәшкил итәчәк. Хезмәт һәм ял лагеры әти-әниләр өчен бушлайга чыгачак һәм 18 көн эшләячәк (шулай ук ялсыз). Бу лагерьда балалар көненә 6 шар сәгать булачак, шуның 4 сәгате хезмәтне оештыруга, 2 сәгате ял өчен булачак.
-Балалар нинди эш белән мәшгуль булачаклар? - дигән сорауга БИҮ директоры, барлык мәктәп яны лагерьларын эшкә хәзерләүдә җаваплы кеше Светлана Мартышова менә ни ди:
-Нигездә, балалар мәктәп яны территорияләрен төзекләндерәчәкләр (түтәлләргә су сибәләр, чүп үләннәрен утыйлар һ.б.) "Бушлай" хезмәт һәм ял лагерьларына беренче чиратта ятим, инвалид балалар, аз тәэмин ителгән һәм уңышсыз гаиләләрдәге балалар җәлеп ителәчәк.
-Балалар күңелен ничек күрергә ниятлисез?
-Мәктәп яны (көндезге), хезмәт һәм ял лагерьларындагы эш планына күңел ачу чаралары гына түгел, ә профилактик чаралар да кертелгән (тормыш куркынычсызлыгы, сәламәт яшәү рәвеше алып баруга җәлеп итү буенча, спорт мәйданчыгында хәрәкәт итү (актив) сәгате дә кертелгән).
21 һәм 22 майда мәктәп яны лагерьларын кабул итүләр үткәрелгән инде, кабул итү нәтиҗәләре турында без соңрак хәбәр итәрбез.
Балалар ялының икенче этабы булып "Факел" сәламәтләндерү лагеры тора, аның максаты - балаларның физик, психик һәм эмоциональ яктан сәламәтлекләрен ныгыту, аларның иҗади сәләтләрен үстерү.
Бу лагерьга юллама бәясе хакында да сөйләшик әле. Сәләтле балаларның әти-әниләре өчен юллама бәясе 1812 сум 24 тиен тәшкил итә, бюджетта эшләүчеләрнең балаларына юллама бәясе 2111 сум 76 тиен торачак.
Калган чорда (7 көн) 60 бала ял итәчәк, алар өчен юллама бәясе - 704 сум 76 тиен.
Тагын бер үзенчәлек - быел "Жемчужина" йөзү бассейнына йөрү лагерь балалары өчен түләүле (50 сум) булачак, ташламалар да саклана.
"Факел" сәламәтләндерү лагерында балаларның ялы ничек оештырылачак, бу хакта яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Ольга Лаврентьева сөйли:
-22 июньнән башлап (өч сменада) 205 бала ял итәчәк, араларында 55 сәләтле бала бар (төрле конкурсларда, ярышларда, олимпиадаларда җиңүчеләр, призлы урыннар яулаучылар), тагын бюджет тармагында эшләүчеләрнең балалары - 90. Лагерьда төрле тәрбия чараларын: ярышлар, турнирлар, конкурслар, экскурсияләр, походлар, спорт ярышлары, спартакиадалар, танып белү-күңел ачу программаларын кулланып файдалы ял оештырылачак.
"Факел" балалар сәламәтләндерү лагеры белән параллель рәвештә палаткалардан торган "Йолдызлы десант" лагеры оештырылачак, ул 2 ел дәвамында яшүсмерләрнең җәйге ялын оештыру мәсьәләсендә әйдәп баручы республика эксперименталь мәйданчыгы булып тора. Палаткалардан торган лагерьның өч сменасында республикабыз шәһәрләреннән һәм районнарыннан җыелган авыр тормыш хәлендә калган 300 ләп бала ял итәчәк. "Йолдызлы десант"ның төп бурычы - яшүсмерләрне әйләнә-тирә дөнья белән конструктив хезмәттәшлек итү күнекмәләренә, сәламәт яшәү рәвеше булдыруга, таләп ителгән социаль һәм кулланылучы сыйфатларны үстерүгә, палаткалар лагеры шартларында уңай тәҗрибә туплауга өйрәтү.
Һәр елдагыча, быел да палаткалардан торган "Аҗаган" лагеры да эшләячәк, аның бурычы - яшүсмерләрдә хәрби-патриотик хисләр тәрбияләү. Ул лагерьда август аенда 22 яшүсмер ял итәчәк. Смена 7 көнгә исәпләнгән, юллама бәясе 830 сум 76 тиен. Болардан тыш, "Балачак утравы" проекты кысаларында каникул дәвамында 23 торак пунктта балалар мәйданчыклары эшләячәк, аларда балалар белән укытучылар һәм шул авыл мәктәбенең югары сыйныф укучылары шөгыльләнәчәк. Алар белән беррәттән тагын өстәмә белем бирү учреждениеләре дә эшләячәк.
Утырышта билгеләп үтелгәнчә, янгын куркынычсызлыгы һәм гомумән куркынычсызлык таләпләренең үтәлешенә контрольлек итү эше янгын сүндерү, полиция, санитария, медицина хезмәткәрләренә йөкләнгән. Балалары җәйге ялын күңелле һәм файдалы итеп лагерьларда үткәрсен өчен ата-аналарга сайлау мөмкинлеге бар.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев