Балаларга белем бирү өчен
24 августта үткән укытучылар конференциясенә мәктәпләр махсус рәвештә җиде юнәлеш буенча күргәзмә әзерләделәр. Район мәдәният йорты фойесын балалар иҗаты, инновацион белем бирү, спорт өлкәсендә мәктәп казанышларын чагылдырган стендлар, мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының авыл хуҗалыгы күргәзмәләре, инглизчә карвинг дип аталган яшелчәләрдән кызыклы һәм модалы сәнгать эшләнмәләре бизәде. Балалар иҗат үзәге Черемухово...
24 августта үткән укытучылар конференциясенә мәктәпләр махсус рәвештә җиде юнәлеш буенча күргәзмә әзерләделәр.
Район мәдәният йорты фойесын балалар иҗаты, инновацион белем бирү, спорт өлкәсендә мәктәп казанышларын чагылдырган стендлар, мәктәпләрнең һәм балалар бакчаларының авыл хуҗалыгы күргәзмәләре, инглизчә карвинг дип аталган яшелчәләрдән кызыклы һәм модалы сәнгать эшләнмәләре бизәде. Балалар иҗат үзәге Черемухово мәктәбе белән берлектә мәктәп түгәрәкләренә һәм БИҮ-нә йөрүче балаларның иҗат эшләрен тәкъдим итте. Болар: йомшак уенчыклар, челтәрләп бәйләнгән вазалар, чынаяклар, савытлар, кәрзиннәр, келәмнәр һ.б. Сырлы кәгазьдән ясалган күләмле матур предметлар: ваза, торт, чебеш, куян баласы, аккош аерым киштәне биләгән. Кызыклы уенчыклар, агачтан ясалган сыннар (коттедж макеты, мәче баласы, фужер, конфет савыты, шәм куя торган савыт), төрледән-төрле материалдан ясалган аппликацияле картиналар, йомшак шапка чукларыннан яшел чәчәкләр клумбасы - бар да гаҗәеп осталык белән эшләнгән. Шушы гүзәллек "өстендә" кечкенә аэроплан очса, "дулкыннарда тирбәлүче җилкәнле зур ак корабль пар чыгарып" утыра.
Инновацион мәктәп проектларында ничек уңышка ирешәсен Яңа Чишмә гимназиясе, Зирекле агролицее, Чаллы Башы мәктәбе белә. Алар бергәләп район, республика һәм бөтенрәсәй дәрәҗәсендә төрле белем бирү проектларында җиңгән өчен мәктәп укучылары һәм педагоглар алган дипломнар, грамоталар һәм башка бүләкләрне берләштергән күмәк стенд оештырганнар. "Белем бирүне үстерү тарихы" дип аталган икенче күргәзмә туган мәктәпкә мәхәббәт белән сугарылган. Волчья Бистәсе, Акбүре һәм Красный Октябрь мәктәпләре стендларда оешкан вакытыннан алып үз мәктәпләре тарихын чагылдырганнар. Мәктәпләрдә эшләгән педагогларның, төрле еллардагы сыйныфташларның төркемләп төшкән, мәктәп тәмамлаучыларның, авылның, районның, республиканың горурлыгы булганнарның фоторәсемнәре, мәктәп формасы белән пионер галстугы урын алган. Спортка багышланган "Тизрәк, көчлерәк, югарырак" дип аталган стендта барлык дәрәҗәдәге ярышларда мәктәпләрнең спорт казанышлары өчен алынган кубоклар, грамоталар, дипломнар куелган иде. Бу өлкәдә стендны оештыручы Ленино, Архангел, Тубылгы Тау һәм Шахмай мәктәпләре үз уңышлары белән мактана алалар. Стендларда спортчыларның һәм аларның тренерларының фотолары, ярышлар, узышлар, бүләкләү һәм спорт көрәше күренешләре, ә идәндә - массаж сукмаклары. Грамоталар һәм дипломнар эленгән стендларның берсе чын мәгънәсендә планетабызны чагылдырган матур бер күргәзмәгә әверелгән.
Авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә мәктәп яны участокларында үстерелгән уңышлар урын алган. Монда Чуаш Чабаксары, Петропавел, Әдәмсә һәм Екатерина мәктәпләре зур тырышлык куйган. Педагоглар аларны бизәүдә ниләр генә уйлап чыгармаганнар: "Яшелчәләр вернисажы", фитобар - монда теләге булганнарга сок яисә бөтнек һәм башка хуш исле үләннәрдән әзерләнгән чәй эчү мөмкинлеге дә булдырылган. Яшелчәләр вернисажында тагын 2 күргәзмә куелган иде: район үзәгендәге "Теремок", "Чишмә" һәм Петропавел балалар бакчалары участокларында үстерелгән уңышлар, Чертуш, Акъяр, Яңа Иванаево һәм Яңа Чишмә башлангыч мәктәпләре осталарының яшелчәләрдән ясалган әйберләре урын алган. Сәнгати иҗатның бу төре чыннан да бәрәңге, суган яисә кишер, ташкабак, кыяр, баклажан кебек гади генә нәрсәләрдән менә дигән сәнгать шедеврлары иҗат итәргә мөмкин булуын исбатлый. Яшелчәләр исемлеген әле тагы да санап үтәргә мөмкин, алар бихисап. Яшелчәләр ярдәмендә балалар мультфильмнары, әкият геройлары (попугай, маймыл, крокодил Гена, Чебурашка һ.б.), натюрмортлар һәм башка искиткеч матур нәрсәләр ясаганнар.
Фойедагы күргәзмәдән күренгәнчә, укытучылар үз укучыларына аң-белем бирү белән генә чикләнмиләр, алар әле менә дигән рәссамнар да, язучылар да һәм скульпторлар да, ә болар бар да балалар өчен.
Ольга ИВАНОВА
.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев