Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә ике буын

16 март көнне Чертуш башлангыч мәктәбе-балалар бакчасында " Федераль дәүләт стандартларын гамәлгә кертү шартларында башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасында дәвамчанлык" темасына семинар булып узды. I квалификацион категорияле тәрбияче Рәмзия Сабирова үткәргән "Кыш көне кыргый хайваннар тормышы" темасына комплекслы дәрестә балалар белән даими эшләү күренеп торды. Рәмзия Галимҗан кызы "Ел -тәрбиячесе"...

16 март көнне Чертуш башлангыч мәктәбе-балалар бакчасында " Федераль дәүләт стандартларын гамәлгә кертү шартларында башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасында дәвамчанлык" темасына семинар булып узды.
I квалификацион категорияле тәрбияче Рәмзия Сабирова үткәргән "Кыш көне кыргый хайваннар тормышы" темасына комплекслы дәрестә балалар белән даими эшләү күренеп торды. Рәмзия Галимҗан кызы "Ел -тәрбиячесе" конкурсының район этабында җиңеп, Лениногорскида зональ турда чыгыш ясавы белән таныштырды. Югары квалификацион категорияле тәрбияче Гөлфия Мәҗитова "Каргалар яз алып килә" исемле мастер-класс күрсәтте.
Югары квалификацион категорияле укытучы Лидия Зарипова 1 һәм 3 нче сыйныфларда үткәргән математика дәресендә укучыларның мөстәкыйль, белемнәре ныклы булуы ачык чагылды. Лидия Әзгат кызының "Ел укытучысы-2015 " бәйгесендә катнашып, районның иң яхшы ун укытучысы исемлегенә керүе зур мәртәбә.
I квалификацион категорияле укытучы Рәмзия Мусина " Укучыларны сәнгатьле сөйләргә өйрәтү" исемле мастер-класс күрсәтте. Эшенең нәтиҗәсе - укучыларының республикакүләм ярышларда алдынгы урын алулары. Рәмзия Мусина быел "Сыйныф җитәкчесе-2015" бәйгесендә "Балаларга йөрәгемне бирәм" номинациясендә җиңү яулады.
Семинарның иң күңелле моменты " Йомры" исемле курчак театры булды. Җитәкчесе - Рәмзия Мусина. "Курчак театры оештыру минем күптәнге хыялым иде,"-диде ул үзенең чыгышында. һәр бала да рольләрен оста башкарып чыкты. Кем белә, бәлки, киләчәктә бу укучылар артист та булып куярлар. Аларның бу чыгышы иҗатларының башлангычы булып торыр.
Дәресләрне анализлау өлешендә һәр тәрбияче һәм укытучы үзенең бәясен һәм фикерен әйтте. Район мәгариф бүлеге методисты Лилия Төхвәтуллина семинарга югары бәя бирде, район педагогларына үзләренең укыту-тәрбия процессында Сингапур алымнарын ешрак кулланырга киңәш итте.
Фидания КАШАПОВА, Шахмай "Ромашка" балалар бакчасының югары категорияле тәрбиячесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев