Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Белгечләр саны арта

    Алексеевск аграр колледжының Яңа Чишмә филиалында уку елы төгәлләнде. Сишәмбе көнне чыгарылыш сыйныфлар соңгы имтиханнарын тапшырдылар, ә июнь башыннан 59 яшь белгеч диплом яклады.

    1 июльдә секретарь-референт төркемендә укучы 13 кыз имтиханнар кабул итү комиссиясе каршында диплом проектларын якладылар.
    - Бар да әйбәт белемнәрен күрсәттеләр, - дип уртаклашты алган тәэсирләре белән имтихан алу комиссиясе рәисе, район Советының гомуми бүлек начальнигы Любовь Михеева, - мин аларның хәзерлегеннән канәгать Миңа бигрәк тә 2 кызның диплом эше ошады, берсе - "Конфиденциаль мәгълүмат белән секретарьнең эше", икенчесе - "Гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү" дип аталган. Тракторчы-машинистка укучылар башта теоретик, аннан трактородромда йөртү практикасы буенча имтихан тоттылар. Имтиханнарны Яңа Чишмә районы буенча ТР Дәүләт техник күзәтчелеге бүлеге начальнигы Самат Вәлиуллин кабул итте.
    - Үзйөрешле машиналардан имин файдалану, юл йөрү кагыйдәләре буенча теорияне тапшыру тәгәрмәчле, чылбырлы тракторларны һәм комбайннарны йөртеп күрсәтү хокукы бирде. Имтихан тапшыручылар "В,С,Е,F" категорияле тракторчы-машинист" таныклыгы алачаклар. Берәү йөртү таныклыгыннан мәхрүм ителү сәбәпле имтиханга кертелмәде, - ди ул.
    Төзүчеләр-эшчеләр сафы да артачак: эретеп ябыштыручылар һәм 3 разрядлы штукатур-буяучылар да комиссия алдында имтихан тоттылар.
    - Уку алдынгыларын билгеләп үтми булмый, - дип сүз башлады директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары Лидия Наумова. - Алар ел буена "4" һәм"5" билгеләренә укып кына калмадылар, имтиханнарын да уңышлы тапшырдылар. Болар: секретарь-референт Кристина Пилоян һәм Марина Сапарева, эретеп ябыштыручылар Евгений Логинов белән Сергей Шмелев, штукатур-буяучылар Оксана Голубева белән Алексей Моисеев, тракторчылар Илдар Енгулатов белән Валентин Кудрин. Андый укучылар белән горурланырга мөмкин.
    Ольга ИВАНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: