Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Белградтан диплом белән

    Ту­лы­сын­ча Ин­тер­нет аша үт­кә­ре­лү­че һәм аңа ни­гез са­лын­ган­нан бир­ле шун­дый бер­дән­бер бәй­ге са­нал­ган Ха­лы­ка­ра му­зы­каль Ин­тер­нет - кон­курс (internet Music Competition) тө­гәл­лән­де. Ни­һа­ять без Белг­рад­тан (Сер­би­я) күп­тән кө­тел­гән дип­лом­ны ал­дык.

    Кон­курс­та Яңа Чиш­мә­дән Ба­ла­лар сән­гать мәк­тә­бе­нә йө­рү­че Ми­ләү­шә Ра­ма­за­но­ва (пе­да­гог Еле­на Куз­не­цо­ва) кат­наш­ты. Кон­курс нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча "К­лас­сик фор­те­пи­а­но. Со­ло" но­ми­на­ци­я­сен­дә Ми­ләү­шә 3 дә­рә­җә лау­ре­ат исе­ме ал­ган.

    2013 ел­гы бәй­ге­гә 1409 за­яв­ка би­рел­гән, 22 ил­дән 3130 ке­ше (280 шә­һәр­дән һәм 411 мәк­тәп­тән) кат­наш­кан. Жю­ри­да 13 ил­дән җы­ел­ган 107 му­зы­кант кат­наш­кан, алар­ның кү­бе­се та­ныл­ган пе­да­гог, му­зы­кант һәм баш­ка­ру­чы, алар аб­руй­лы му­зы­ка уч­реж­де­ни­е­лә­рен­дә бе­лем би­рә­ләр, Дөнь­я­ның иң әй­бәт ор­кестр­ла­рын­да һәм опе­ра те­атр­ла­рын­да уй­ный­лар, җыр­лый­лар.

    Бу про­ект бик мө­һим һәм ки­рәк­ле! Шу­шы бәй­ге төр­ле яшь­тә­ге уку­чы­лар­ның уңыш­ла­ры­на ча­гыш­тыр­ма ана­лиз ясау, үзәк­тән ерак ур­наш­кан ра­йон­нар­да яшәү­че­ләр­гә ха­лы­ка­ра кон­курс­та кат­на­шу мөм­кин­ле­ге би­рү өс­те­нә, ре­пер­ту­ар­ла­рын да ки­ңәй­тә.

    -Мин кон­курс­ны оеш­ты­ру­чы­лар­га уку­чым­ның иҗа­тын ха­лы­ка­ра дә­рә­җә­дә күр­сә­тү мөм­кин­ле­ге ту­дыр­ган, яшь му­зы­кант­лар­ның баш­ка­ру­ы­на юга­ры һәм объ­ек­тив бәя бир­гән­нә­ре өчен рәх­мәт­ле­мен, - дип сөй­ли БСМ пе­да­го­гы Еле­на Куз­не­цо­ва. -Бу кон­курс уку­чы­лар­га үз­лә­ре­нең баш­ка­ру ос­та­лык­ла­рын ачар­га уни­каль мөм­кин­лек би­рә, ә пе­да­гог­лар­га хез­мәт­тәш­лә­ре бе­лән ара­лашыр­га, бе­лем­нә­рен ба­е­тыр­га бу­лыш­лык итә. Мин ыша­нам, кон­курс әле зур ко­лач алыр, үз ти­рә­се­нә яңа­дан-яңа та­лант­лар­ны җы­яр, һө­нә­ри һәм ру­хи үсеш офык­ла­рын ки­ңәй­тер.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: