Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Беренче дәрескә кыңгырау

Ра­йон мәк­тәп­лә­рен­дә­ге уку­чы­лар са­нын Крас­ный Ок­тябрь мәк­тә­бе­нең бе­рен­че сый­ныф­ка укыр­га ба­ру­чы 5 уку­чы­сы­ ту­лы­лан­ды­ра. Бе­лем кө­не­нә ба­гыш­лан­ган тан­та­на­лы ли­ней­ка­да алар ба­ры биш­ле­гә ге­нә укыр­га вәгъ­дә ит­те­ләр. Алар­га үр­нәк бул­ган юга­ры сый­ныф уку­чы­ла­ры Настя Ефи­мо­ва, Ви­та­лий, На­талья һәм Сер­гей Яков­лев­лар, Ли­а­на Хә­ки­мо­ва, Да­ша Фе­до­ро­ва­лар да бик ях­шы бил­ге­лә­ре­нә ге­нә укый­лар. Мәк­тәп...

Ра­йон мәк­тәп­лә­рен­дә­ге уку­чы­лар са­нын Крас­ный Ок­тябрь мәк­тә­бе­нең бе­рен­че сый­ныф­ка укыр­га ба­ру­чы 5 уку­чы­сы­ ту­лы­лан­ды­ра. Бе­лем кө­не­нә ба­гыш­лан­ган тан­та­на­лы ли­ней­ка­да алар ба­ры биш­ле­гә ге­нә укыр­га вәгъ­дә ит­те­ләр. Алар­га үр­нәк бул­ган юга­ры сый­ныф уку­чы­ла­ры Настя Ефи­мо­ва, Ви­та­лий, На­талья һәм Сер­гей Яков­лев­лар, Ли­а­на Хә­ки­мо­ва, Да­ша Фе­до­ро­ва­лар да бик ях­шы бил­ге­лә­ре­нә ге­нә укый­лар.

Мәк­тәп кол­лек­ти­вы ба­ла­лар­га укыр­га уңай­лы бул­сын өчен­ бар­лык ты­рыш­лык­ла­рын ку­я­лар: яңа уку елы­на әзер­лек нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча мәк­тәп ра­йон­да 2 урын­ны яу­ла­ган. Бәл­ки шу­ңа­дыр да РМБ на­чаль­ни­гы Алек­сандр Еронть­ев бе­лән бер­гә ба­ры­сын да яңа уку елы баш­ла­ну бе­лән кот­лар­га ТР мә­га­риф ми­нистр­лы­гы­ның опека, по­пе­чи­тель­лек һәм пе­да­го­гик яр­дәм бү­ле­ге на­чаль­ни­гы Зөл­фия Мо­са­ри­бо­ва да кил­гән. Алар мәк­тәп яны учас­тогы җи­тәк­че­се Тать­я­на Ива­но­ва ар­ка­сын­да икен­че ел приз­лы урын­ны ал­ган мәк­тәп би­на­сын, сый­ныф бүл­мә­лә­рен һәм мәк­тәп яны учас­то­гын ка­рап әй­лән­де­ләр. Ан­нан соң мәк­тәп кол­лек­ти­вын бәй­рәм бе­лән кот­ла­ды­лар, бе­рен­че сый­ныф уку­чы­ла­ры­на РМБ һәм «Ак Барс Банк»ы бү­ләк­лә­рен тап­шыр­ды­лар. Крас­ный Ок­тябрь мәк­тә­бе ди­рек­то­ры Фо­ат Кә­би­ров мәк­тәп­нең яшь укыту­чы­ла­ры бе­лән та­ныш­тыр­ды. Алар: Ве­ро­ни­ка Юр­та­е­ва һәм Лю­бовь Жу­рав­ле­ва, шу­лай ук ди­рек­тор­ның укы­ту эш­лә­ре бу­ен­ча урын­ба­са­ры Вла­ди­мир Мят­лев. Ул исә "Ту­ган мәк­тә­бе­ңә яр­дәм ит" ди­гән үте­неч­кә би­та­раф кал­ма­ган шу­шы мәк­тәп­не тә­мам­лау­чы хи­ма­я­че­ләр­нең исем­нә­рен ата­ды. Бо­лар: Свет­ла­на Мар­ты­шо­ва, Алек­сей Ива­нов, Ро­ман Губ­кин һәм Свет­ла­на Еро­хи­на.

Уку­чы­лар­ны һәм пе­да­гог­лар­ны кот­лар­га "Ку­лон" аг­ро­фир­ма­сы вә­ки­ле Ген­на­дий Ка­ру­нин да кил­гән иде, ул уку­чы­лар­га җәй­ге ка­ни­кул чо­рын­да ху­җа­лык­ка яр­дәм ит­кән­нә­ре өчен рәх­мәт бел­дер­де һәм Алек­сандр Со­ловь­ев­ка, Илья Темниковка, Ан­тон Фо­ке­ев­ка, Рус­лан За­харов­ка, Свя­тос­лав Реу­тов­ка пре­ми­я­ләр тап­шыр­ды.

Юга­ры сый­ныф уку­чы­ла­ры бу бәй­рәм кө­нен мәк­тәп ту­рын­да ши­гырь­ләр, җыр­лар бе­лән бил­ге­ләп үт­те­ләр, укы­ту­чы­лар­га, мәк­тәп­кә кил­гән ку­нак­лар­га чә­чәк бәй­ләм­нә­ре бү­ләк ит­те­ләр, бе­рен­че сый­ныф­лар­ны кот­ла­ды­лар. Үз чира­тын­да, нә­ни­ләр дә ­кыч­кы­рып то­рып өй­рән­гән ши­гырь­лә­рен укы­ды­лар.

Бу уку елын­да бе­рен­че кың­гы­рау чың­ла­ды. Крас­ный Ок­тябрь мәк­тә­бен­дә бу көн­не 82 уку­чы пар­та ар­ты­на утыр­ды, шу­лар­ның би­ше­се - бе­рен­че сый­ныф­лар.

Ла­ри­са ФЕ­ДО­РО­ВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X