Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Бергәлектә көч

Халыкара коррупциягә каршы көрәш көнендә районда әлеге темага багышланган чаралар ункөнлеге старт алды. Яңа Чишмә гимназиясенә хокук саклау органнары һәм прокуратура вәкилләрен лекция укырга чакырганнар.

Район башлыгының коррупциягә каршы көрәш алып бару мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Вячеслав Темников 9-11 сыйныф укучыларын Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне тарихы белән таныштырды. Әлеге документка дөньядагы 100 дәүләт вәкиле, шул исәптә Россия дә, үз имзаларын куйган. Документ дәүләтне - әгъзаларны коррупциягә каршы көрәш алып бару сәясәтен үткәрергә, тиешле законнарны хупларга һәм әлеге күренеш белән көрәш алып бару өчен махсус органнар оештырырга йөкли. Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, бүгенге заманда әлеге проблеманың актуальлеге, кискенлеге һәм катлаулылыгы җәмгыятьтәге барлык катлам кешеләренең аңа карата игътибар итүләрен таләп итә.
Ункөнлек чаралары планында укучылар һәм ата-аналар белән әңгәмә алып бару сыйфатында аңлату һәм информацион эшләр, коррупциягә каршы көрәш стендлары, күргәзмәләр оештыру, тематик сыйныф сәгатьләре, үзләренең плакатларын, буклетлар ясау, "Коррупциягә - киртә!" дип аталган иншага һәм "Минем хокукларым" рәсемнәренә конкурслар үткәрү кертелгән. Әлеге чараларның барысы да яшьләрдә барлык төр ришвәтчелек күренешләре белән килешмәүчәнлек (түзмәү) сыйфатларын тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Районда коррупцияне ачыклау, коррупцион тәртип бозулар буенча хәбәр итү юлларын аңлату һ.б. мәсьәләләр белән шөгыльләнүче махсус комиссия эшли. Әлеге фактлар турында район үзәгендә урнаштырылган "хәбәрдарлык тартмалары"на язып салырга була, шулай ук "кайнар линия" телефон номерлары аша шалтыратып та хәбәр итә аласыз.
Нәрсә ул коррупция? Җәмгыятькә ул нинди куркыныч тудыра? Аңа ничек каршы торырга? Нәрсә ул ришвәт бирү һәм ришвәт алу? Шушы гамәлләр өчен нинди җәза бирелә? Район прокуроры Эдуард Хираҗев үзенең чыгышында әлеге һәм башка мәсьәләләрне бик гади һәм аңлаешлы итеп җиткерде.
Коррупцион җинаятьләр хакында сөйләгәндә, ул аларның берничә төрен билгеләп үтте, әмма аларның асылы бер нәрсәгә килеп тоташа - урындагы шәхеснең үз вәкаләтләреннән үз файдасына явыз нияттә файдалануы.
РМБ мөдире Александр Еронтьев әлеге өлкәдә укучыларга нинди белем бирелүе турында сөйләде. Һәр сыйныф җитәкчесенең планына "Коррупциягә каршы тәрбия" бүлеге дә кертелгән. Укытучылар "Нәрсә бу: бүләкме, әллә рәшвәтме?" дип аталган темага карата сыйныф сәгатьләре үткәргәннәр. Башлангыч сыйныф укучылары белән "Бала хокуклары" турында әңгәмә алып барылган. Сентябрь-октябрьдә "Коррупция турында мин нәрсә беләм" һәм "Коррупциягә - юк, дип әйтәбез!" темаларына иншалар, рәсемнәр һәм плакатлар конкурслары үткәрелгән. Иң яхшы эшләр өчен бүләкләр тапшырырга дигән карар кабул ителгән.
Балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә коррупциягә карата мәктәп сәясәтен аңлату максатында ата-аналар җыелышлары уздырылган. Мәктәп стендларында һәм сайтларында коррупциягә каршы мәгълүматлар һәрчак яңартылып торыла, анда да коррупцион хәлләр булганда хәбәр итү өчен адреслар һәм телефон номерлары язылган.
Ольга Иванова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев