Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Бергәләп тау күчереп була

    "Ландыш" балалар бакчасында игелеклелек һәм дуслык атнасы төгәлләнә. Кеше тормышында әһәмиятле саналган әлеге төшенчәләргә багышланган чараларда балалар да, өлкәннәр дә актив катнашты. Атна буена дуслык һәм дуслар турында күңелле җырлар, шигырьләр тынмады. Игелекле кешеләрнең ярдәм кирәккәндә һәм хезмәттә беленүенә балалар кабат инандылар.

    Бу атнада балалар бакчасында зур ремонт эшләре төгәлләнде. Әле кайчан гына бакча капкасы алдында - зур "күлләвек", ә территорияне тотып алынган челтәр койма тутыгып, калҗаеп беткән иде. Хәзер бина территориясе яңартылды, ә бакчага килүчеләр аяк киемнәрен пычратмый гына яңа брусчаткадан ясалган сукмактан атлыйлар.
    Кичке вакытларда һәм ял көннәрендә ике ай дәвамында яңа тәрәзәләр, ишекләр, юыну бүлмәләрендә һәм санузелларда кафель плитәләр урнаштыру кебек эшләр башкарылды. Безнең яңа дусларыбыз: Эдуард Азарян бригадасындагы тәрәзә куючылар, ишекләр урнаштыручы мастерлар, бизәүче-штукатурчылар, Шәүкәт Сабиров бригадасындагы эретеп ябыштыручылар тырышлыгы белән бакчабыз тагы да матуррак төс алды. Яңа тротуар буйлап барганда безнең яңа коймаларга һәм капкаларга сокланмаган, ә, бина эченә кергәч, ремонттан соң булган үзгәрешләргә таң калмаган кеше булырмы икән. Идәннәргә, өстәмә рәвештә җылыткыч материаллар урнаштырылып, ачык төстәге линолеум җәелде, бусы балалар җиһазының төсенә дә бик туры килеп тора. Зур ишекләр, тәрәзә рамнары балаларны, аларның әти-әниләрен һәм бакча хезмәткәрләрен сөендереп тора. Әлеге зур күләмле ремонт эшләре нефтьчеләрнең иганә акчасына һәм һәр елны балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә ремонт-төзелеш эшләре үткәрүгә акча табыштырган район башлыгы Вячеслав Козлов ярдәме белән үткәрелде.
    Тәрәзәләр, ишекләр куйганда, кайчакларда, стеналарга да зыян килә. Шуңа да стеналарга, өч төркемдәге уен бүлмәләрендәге түшәмнәргә, барлык юыну бүлмәләрендә һәм санузелларда ремонт ясау буенча, сметадан тыш, өстәмә эшләр башкару турында карар кабул ителде. Һәм монда безнең дустыбыз, үзе дә элек "Ландыш" балалар бакчасына йөргән Алексей Трондинның ярдәме бик урынлы булды. "Үзең йөргән балалар бакчасына ярдәм ит" акциясе кысаларында аның финанс ярдәме кечкенә төркем бүлмәсен ремонтлаган остага түләү өчен файдаланылды. "Дөньяда аерылгысыз дуслар һәрчак бар алар, болар: әти-әниләр һәм балалар!" Чыннан да, ата-аналар кайгыртуын без ел әйләнәсенә тоябыз: агымдагы ремонт эшләрендә, җиһазлар һәм мебельләр ремонтлауда, төзекләндерүдә. Өстәвенә әле үз куллары белән ясалган чәчәк түтәлләре, уен атрибутлары, яңа массаж сукмаклары, кошларга азык салу өчен савытлар һ.б. ни тора. Балаларыбызның әти-әниләре ремонт эшләреннән соң бүлмәләрне тәртипкә китерүдә дә үзләреннән зур өлеш керттеләр. Аларның бәяләп бетергесез ярдәмнәре, киңәшләре һәм кисәтүләре һәрчак файдалы, вакытлы, бакча хезмәткәрләре тарафыннан бик җылы кабул ителә.
    Төркемнәрне яңартканнан соң попечительлек советы рәисе Эдуард Хираҗев тарафыннан бүлеп бирелгән акчаларга сатып алынган уенчыклар балалар өчен зур бүләк булды.
    Әлеге мөһим атна төгәлләнә, тик моның белән генә изге эшләр башкару һәм киләчәктә дә безнең чын дусларыбызның балаларыбызга булышлык күрсәтүе тукталмас дип ышанам.
    Наталья ВЕДЯКИНА,
    "Ландыш" балалар бакчасы мөдире

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: