“Без -Җәлил оныклары”
15 февральдә танылган татар герой-шагыйре Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан Яңа Чишмәдәге "Ландыш" балалар бакчасында "Без - Җәлил оныклары" дип аталган шигырьне сәнгатьле итеп укучылар конкурсы булып үтте. Район балалар бакчаларыннан килгән 17 бала үзләре яраткан әсәрләрне сәнгатьле итеп сөйләделәр. Әти-әниләре һәм тәрбиячеләре белән берлектә туган як, сугыш еллары, әниләр...
15 февральдә танылган татар герой-шагыйре Муса Җәлилнең туган көне уңаеннан Яңа Чишмәдәге "Ландыш" балалар бакчасында "Без - Җәлил оныклары" дип аталган шигырьне сәнгатьле итеп укучылар конкурсы булып үтте. Район балалар бакчаларыннан килгән 17 бала үзләре яраткан әсәрләрне сәнгатьле итеп сөйләделәр.
Әти-әниләре һәм тәрбиячеләре белән берлектә туган як, сугыш еллары, әниләр һәм әбиләр турында рус һәм татар телләрендә язылган шигырьләр әзерләнгән иде. Балалар бакчасының педагогик коллективы, һәр бала үз сәләтен ихластан башкара алсын өчен, уңайлы шартлар тудыра алганнар.
Декорацияләрне алмаштырып тору, өлкәннәрнең - балалар бакчасы тәрбиячеләре Резедә Фәйзуллинаның, Флюра Мингазованың җаннарга үтеп керерлек чыгышлары, иҗат ярышларын алып баручы Рауфания Садретдинованың ихластан әйтелгән сәламләү сүзләре бу көнне тантаналы һәм истә калырлык итте.
Үзәк китапханә хезмәткәрләре бала-чага һәм тамашачылар игътибарына Җәлилнең һәм Җәлил турындагы китаплар күргәзмәсен оештырганнар. Шагыйрьнең героик тормыш юлы тарихы тәрбияче Әлфинур Сөләйманова белән укучыларга хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Гөлфия Вәлиуллиналар презентациясендә бәян ителде. 4 яшьтән алып 7 яшькәчә булган яшь шигырь сөйләүчеләрнең дулкынландыргыч чыгышлары "Ландыш" балалар бакчасының татар һәм хәзерлек төркемендәге балалар башкаруындагы җыр-биюләр белән үрелеп барды.
Башлангыч мәктәп укытучыларыннан, мәгариф бүлеге методистыннан торган компетентлы жюри шигырьне иң яхшы сәнгатьле итеп сөйләүчеләргә грамоталар һәм бүләкләр тапшырды. Беренче урынны Яңа Чишмәдә "Теремок" балалар бакчасында тәрбияләнүче Екатерина Патрикеева алды, икенче - Чаллы Башыннан "Кояшкай" балалар бакчасыннан Рәйханә Хәбибуллина, өченче урында Яңа Чишмәдәге «Ландыш» балалар бакчасыннан Алан Фәсхетдинов.
Бакча мөдире Наталья Ведякина яшь артистларның ныклап әзерләнүләре, конкурста теләп катнашулары һәм матур итеп чыгыш ясаганнары өчен балалар бакчалары хезмәткәрләренә, ата-аналарга, балаларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Ул беренче тапкыр үткәрелгән әлегедәй чара алда да гадәткә кереп китәргә тиеш, дип билгеләп үтте. Ни өчен дигәндә, бу балалар яшьтән үк гүзәллекне тоеп яшәргә өйрәткән шигърият дөньясында яшәсеннәр, рус һәм татар телләрен камил белсеннәр, туган ягыбыз һәм илебез геройларын онытмасыннар өчен дә мөһим.
Рәсемдә: сәнгатьле итеп шигырь сөйләүчеләр Р. Хәбибуллина, К. Патрикеева, А. Фәсхетдинов тәрбиячеләре белән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев