Безнең бурыч – сәламәт буын үстерү
22 мартта район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов рәислегендә үткән хокук бозулар профилактикасы буенча комиссия утырышында спортка җәлеп итеп һәм алкогольгә, тәмәкегә каршы пропаганда кулланып, яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвеше һәм мәнфәгатьләр формалаштыру буенча эш планы тикшерелде. Яшьләр бүлеге начальнигы Ольга Лаврентьева график буенча "Олимп" спорт комплексына һәм бассейнга барлык мәктәп...
22 мартта район башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фәсахов рәислегендә үткән хокук бозулар профилактикасы буенча комиссия утырышында спортка җәлеп итеп һәм алкогольгә, тәмәкегә каршы пропаганда кулланып, яшүсмерләрдә сәламәт яшәү рәвеше һәм мәнфәгатьләр формалаштыру буенча эш планы тикшерелде.
Яшьләр бүлеге начальнигы Ольга Лаврентьева график буенча "Олимп" спорт комплексына һәм бассейнга барлык мәктәп укучыларын җәлеп итү, спорт төрләре буенча массакүләм ярышлар оештырылуы турында сөйләде. Яшьләр белән эшләүче белгечләр медиклар белән берлектә атнасына бер мәртәбә мәктәпләргә профилактик лекцияләр һәм әңгәмәләр белән баралар, югары сыйныф укучыларына тематик буклетлар һәм белешмәлекләр тараталар. Ринат Фәсахов шундый чараларны ешрак үткәрергә, балаларда һәм яшүсмерләрдә яңа мәнфәгатьләр булдыру буенча мөмкинлекләрне киңрәк файдаланырга кирәк, дип белдерде. Шулар арасында ДОСААФ линиясе буенча эшләр билгеләп үтелде: ату буенча ярышлар үткәрү, "Олимп" УСЗ-да тир ачу, киртәләр полосасы төзү, парашют белән сикерү өчен Чистай шәһәреннән махсус вышкаларга баруны оештырып, дельтапланеризм филиалы оештыру, хәрби учет белгечлекләренә (шофер, механик) укытуны дәвам итү һ.б. Республика линиясе буенча җәен 100әр бала катнашында 2 сменада палаткалардан торган "Йолдызлы десант" лагеры оештырылачак. РМБ җитәкчесе Александр Еронтьев мәктәпләрдә сак һәм сәламәтлекне ныгыту буенча ниләр эшләнүе хакында сөйләде. "Сәламәтлеккә зыян китермичә" программасы буенча иртәнге зарядка, физкультминутлар, динамик паузалар үткәрелә. Берләштерелгән семинарда мәктәп директорларының тәрбия эшләре буенча урынбасарлары һәм ФАП мөдирләре узган ел азагында медицина тикшерүләре вакытында ачыкланган укучылар арасындагы сәламәтлек проблемаларын бетерү юллары турында сөйләштеләр. Нигездә гәүдә торышы, күрү, ашкайнату-эчәк тракты авырулары киң таралган. Балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә исәптә торучы яшьләр педагоглар, яшьләр эшләре һәм социаль яклау бүлекләре вәкилләренең игътибар үзәгендә булырга тиешләр. "КДН рейдлары белән ешрак чыгарга, беркетелгән педагогларга һәм тәрбиячеләргә торак шартларын һәрдаим тикшереп торырга, спорт секцияләрендә шөгыльләнергә, балалар белән аерым эш алып барырга кирәк", - дип билгеләп үтте Ринат Фәсахов.
«Мәктәп укучылары белән алкоголизмның, наркоманиянең һәм тәмәке тартуның зыяны турында әңгәмәләр, лекцияләр, занятиеләр үткәрү дәвам иттереләчәк», - дип бәян итте РҮХ баш табибы урынбасары Рәфис Вафин. - Балигъ булмаганнарга медицина тикшерүе табиб-нарколог катнашында үткәрелә, - дип өстәде ул.
Ел саен 118 нче ҺУ-да укучылар наркотиклар куллануга тест үтә, кайбер мәктәпләрдә (сайлап алып) югары сыйныф укучылары да бу процедураны үтә, быелдан башлап ул 7-8 сыйныфлар өчен дә кертелә. Физик һәм рухи яктан сәламәт буын тәрбияләү һәм үстерү - өлкәннәрнең бурычы, без шуның өстендә ныклап торып эшләячәкбез дип, Ринат Фәсахов киңәшмәне йомгаклады.
Ольга ИВАНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев