Яңа Чишмә районында 2013-2014 елларда социаль өлкә бүлекләре тарафыннан 3991205 сумлык грант отылган. Грантларның иң зур күләмен "Бәхет алачыгы" проекты алган - "ТР ның халыкчан социаль проекты" конкурсында - 580 мең сум һәм "РИТЭК" конкурсында - 250 мең сум. Исегезгә төшерәбез, әлеге акчаларга укучыларны тимерчелек һөнәренә өйрәтү өчен кирәк булган...
Яңа Чишмә районында 2013-2014 елларда социаль өлкә бүлекләре тарафыннан 3991205 сумлык грант отылган. Грантларның иң зур күләмен "Бәхет алачыгы" проекты алган - "ТР ның халыкчан социаль проекты" конкурсында - 580 мең сум һәм "РИТЭК" конкурсында - 250 мең сум. Исегезгә төшерәбез, әлеге акчаларга укучыларны тимерчелек һөнәренә өйрәтү өчен кирәк булган җиһазлар, махсус киемнәр, инструментлар, ут сүндергечләр һәм башка күп кенә нәрсәләр сатып алынган.
-Сезнең проект бүген ничек эшли? - дигән сорау белән без Балалар иҗат үзәге директоры Светлана Мартышовага мөрәҗәгать иттек.
-Әлеге проектны тормышка ашыруга байтак вакыт сарыф ителде. Кыенлыклар адым саен туды: җиһаз сайлау һәм урнаштыру, бинаны ремонтлау һәм әзерләү, вентиляцияләр урнаштыру, әлеге җиһазны өйрәнү. Балалар иҗат үзәгендә тимерче остаханәсе 2015 елның гыйнварыннан эшли башлады. Уку елы башыннан тимерче эшенә өйрәнергә теләүче 13 баладан торган төркем булдырылды. Тимерче алачыгы көн саен кичке вакытларда 15.00 сәгатьтән 18.00 гә чаклы эшли, шимбә һәм якшәмбе - ял көннәре. Дәресләр индивидуаль график буенча, техника куркынычсызлыгы таләпләре нигезендә, 2-3 әр укучы белән уза. Шулай ук айга бер тапкыр сишәмбе көннәрдә бездә "Ачык ишекләр көне" үткәрелә. Безгә мәгариф учреждениеләреннән, район халкы һәм кунаклар да килә.
-Без техник юнәлеш буенча барлык конкурсларда да актив катнашабыз. Моннан тыш, без өстәмә акча эшләү өчен муниципаль заданиеләр дә башкарабыз. Ул акчалар хезмәт хакы, электр энергиясе өчен түләүгә һәм материаллар сатып алуга тотыла. Безнең тарафтан түбәндәге әйберләр эшләнде: яңа паркка керү төркеме, шул ук паркка Арка-йөрәк һәм беседка. Шулай ук Екатерина, Архангел һәм Ленино авыл җирлекләрендәге чишмәләргә беседкалар, эскәмияләр, махсус савытлар (урна) ясалды. Хәзерге моментта тимерче алачыгында эскәмияләр ясала, алар райондагы ялгыз яшәүче һәм өлкән кешеләргә бүләк ителәчәк, беседка ясауга район хакимиятеннән дә заказ бар.
-Сезнең 2015 елга булган планда "Бәхет алачыгы. Дәвамы." проекты бар иде. Әлеге планнар тормышка аштымы?
-Әлеге проект буенча без 150 мең сум алачакбыз. Акчалар өстәмә җиһазлар һәм материаллар сатып алуга тотылачак.
Хәзер балаларны тимерчелек һөнәре программасы буенча өйрәтүгә лицензия алу өчен (остаханә барлык таләпләргә һәм нормаларга туры килергә тиеш) күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк.
Лариса ФЕДОРОВА
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев