Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Булдырасыз, кызлар!

"ТР ел укытучысы-2015" һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы төгәлләнде, анда районның 19 педагогы катнашты. Тур (очный) өчен 10 педагог сайлап алынды, алар таныш булмаган сыйныфта ачык дәресләр үткәрделәр. Читтән торып үткәрелгән тур һәм ачык дәрес нәтиҗәләре буенча финалга чыгучылар билгеләнде. Әмма аларга тагын бер конкурс сынавын - "Мастер-класс" үтәргә туры...

"ТР ел укытучысы-2015" һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы төгәлләнде, анда районның 19 педагогы катнашты.
Тур (очный) өчен 10 педагог сайлап алынды, алар таныш булмаган сыйныфта ачык дәресләр үткәрделәр. Читтән торып үткәрелгән тур һәм ачык дәрес нәтиҗәләре буенча финалга чыгучылар билгеләнде. Әмма аларга тагын бер конкурс сынавын - "Мастер-класс" үтәргә туры килде. Нәтиҗәдә призлы өч урынның барысын да тарих һәм җәмгыять белеме укытучылары алды.
"Ел укытучысы-2015" конкурсында Яңа Чишмә мәктәбе укытучысы Лилия Фәттахова абсолют җиңүче дип танылды, Әдәмсә мәктәбе укытучысы Лилия Борисова - 2 нче урында, Чаллы Башы мәктәбе укытучысы Гүзәл Шакирова - 3 нче урында.
Моннан тыш, "Инновацияләрне уңышлы кертү" номинациясендә Черемухово мәктәбенең физика укытучысы Вера Горбунова җиңүче булды, "Фәнгә бер адым" номинациясендә Зирекле лицееның химия укытучысы Нәфисә Сабанаева җиңде.
Конкурста катнашучыларның барысына да мәгариф бүлегеннән дипломнар һәм грамоталар, районның белем бирү оешмалары һәм учреждениеләре профсоюз комитетларыннан кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.
Финалга чыккан укытучыларның бишесе дә 18-19 мартта Яңа Чишмә гимназиясе базасында үтәчәк конкурсның зона этабында безнең район данын яклаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев