Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Чәчәкле һәм күркәм бәйрәм

27 августта районның педагогия хезмәткәрләре конференциясе булып үтте, аны район башлыгы Вячеслав Козлов ачып җибәрде. Конференция эше мәктәп казанышлары күргәзмәсеннән башланып китте: анда районның барлык мәктәпләре һәм балалар бакчаларыннан алып килгән стендлар, кул эшләре, үстерелгән уңышлары һәм башка эшләр куелган иде. Балалар иҗаты үзәге күргәзмәсе бик үзенчәлекле итеп оештырылган.

РМЙ залында конференция район мәктәпләре педагоглары коллективларын тулыландыручы алты яшь белгеч белән таныштырудан дәвам итте. Болар: Зирекле лицееның технология укытучысы Руслан Кириллов, Архангел мәктәбенең математика һәм информатика укытучысы Алсу Хәлилова, Петропавел мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Анастасия Финагентова, Красный Октябрь мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Вероника Юртаева, шул ук мәктәпнең инглиз теле укытучысы Любовь Журавлева һәм БИҮ методисты Гөлназ Рамазанова. Мәгариф бүлеге начальнигы Александр Еронтьев аларны хезмәт эшчәнлекләрен башлап җибәрүләре белән котлады. Ул шулай ук заманча белем бирү һәм белем бирүнең муниципаль системасын модернизацияләү бурычлары турындагы докладны да укыды.
Александр Еронтьев үсеп килүче яшь буынны тәрбияләү стратегиясенең төрле юнәлешләре, районда белем бирү системасы эшчәнлегенең финанс ягыннан тәэмин ителүе, мәктәпләр һәм балалар бакчаларының компьютерлар һәм интерактив җиһазлар белән җиһазланышы, уку классларын җиһазлау, районда белем бирү хезмәтенең үтемле булуы һәм сыйфаты, БДИ һәм ГИА нәтиҗәләре, кадрлар белән тәэмин ителү, өстәмә белем бирү турында сөйләде, хәл итүне таләп иткән төп бурычларны атады. Аның чыгышы төпле һәм үзтәнкыйтьле булды.
Волчья Бистәсе мәктәбе директоры Николай Темников "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" проекты кысаларында бизнес-структура вәкилләре белән хезмәттәшлек турында чыгыш ясады. Ул элек үзләренең мәктәпләрен тәмамлаган укучылар һәм хәзер мәктәпкә даими ярдәм итүче Насыйх Мортазин, Вячеслав Улитин һәм Сергей Порецкийлар турында сөйләде. "Монда мәктәпкә үз ярдәмен керткән мәктәп директорының да өлеше зур", - диде Вячеслав Козлов һәм Николай Темниковка акчалата премия һәм Рәхмәт хаты тапшырды.
Конференциядә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының инновацион эшчәнлек һәм фән бүлеге начальнигы Святослав Гусев, мәктәп җитәкчеләре һәм укытучылар, балалар бакчалары мөдирләре һәм тәрбиячеләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм балаларны тәрбияләү һәм укыту эшләре белән кызыксынган кайбер оешмалардан вәкилләр дә катнашты.
Яңа Чишмә гимназиясенең инглиз теле укытучысы Надежда Селиверстова, "Әкият" балалар бакчасы мөдире Алексей Никитин, табибә-педиатр Светлана Гыйззәтуллина, балигъ булмаганнар эше буенча инспектор Әлфия Гайфуллина трибунага күтәрелделәр. Фикер алышулар Святослав Гусевның чыгышы белән төгәлләнде.
Аннан бүләкләүгә керештеләр.Гимназия директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Гүзәл Сабирҗанова, РМБнең ММҮ методисты Лилия Фәттахова, Тубылгы Таудан химия һәм биология укытучысы Нәфисә Хөсәенова, Черемуховодан физика укытучысы Вера Горбунова, Волчәя Бистәсеннән математика укытучысы Галина Темникова, Чаллы Башыннан физкультура укытучысы Марс Әхмәтов, Яңа Чишмә урта мәктәбенең технология укытучысы Анна Селиверстова, Яңа Чишмә башлангыч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Рузалия Мусина, Черемуховодан география укытучысы Максим Сальцин, Яңа Чишмәдә «Кояшкай» балалар бакчасы мөдире Мария Уламасова район башлыгының грантын алдылар.
Бүләкләү тантанасы дәвам итте. Чаллы Башы мәктәбеннән татар теле һәм әдәбияты укытучысы Кадрия Гыйльмановага "РФ-нең мактаулы гомумбелем бирү хезмәткәре" исеме бирелде, Яңа Чишмә гимназиясенең математика укытучысы Фәнүзә Мәхмүтова РФ-нең фән һәм мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
Узган уку елының эш нәтиҗәләре буенча Чаллы Башы мәктәбе коллективы (директоры Резеда Нуртдинова) беренче урынны яулады, икенче урында - Зирекле лицее (Айрат Хәмәтвәлиев), өченче - Яңа Чишмә урта мәктәбе (Ольга Лазарева).
Мәктәпләрне яңа уку елына хәзерләү буенча беренче урынга Яңа Чишмә урта мәктәбе коллективы (директоры Ольга Лазарева) чыкты, мәктәпкәчә балалар учреждениеләре арасында Яңа Чишмәдәге "Ландыш" балалар бакчасы (мөдире Наталья Ведякина) беренче.
Красный Октябрь урта мәктәбе (Фоат Кәбиров) һәм Архангел Бистәсендәге "Әкият" балалар бакчасы (Алексей Никитин) - икенче, Яңа Чишмә гимназиясе (Татьяна Сырова) һәм Волчья Бистәсендәге "Колосок" балалар бакчасы (Марина Минаева) өченче урынга чыктылар.
Һәркайсына дипломнар һәм акчалата премияләр тапшырылды.
Мәктәп яны участоклары җитәкчеләре Оксана Сидорова (Чуаш Чабаксары), Татьяна Иванова (Красный Октябрь) һәм Фәнил Кәримов (Тубылгы Тау) та акчалата премиягә лаек булдылар.
РМЙ сәхнәсендә укытучы-юбилярларны: Зөлфия Милютина, Зинаида Ситникова, Анна Селиверстова, Нина Мартышова, Галина Лобанова, Раиса Бутина, Әминә Гатина, Анастасия Минаеваны хөрмәтләделәр. Район башлыгы Вячеслав Козлов аларга бүләкләр һәм чәчәк бәйләмнәре тапшырды.
Фоторәсемнәрне карап, узган конференция турында үз фикерләрегезне газетабыз сайтында (www.novoshishminsk. ru) калдыра аласыз.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев