Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Черемухово урта мәктәбе укытучысы Татьяна Данилова: «Һөнәр сайлавыма укытучым йогынты ясады»

Укучыларның уңышы күп очракта педагогларның алар белән хезмәттәшлек итә белүеннән һәм һөнәри осталыкларыннан тора.

Данилова Татьяна Петровна - 38 еллык педагогик стажы булган югары категорияле укытучы, ул «Мәгарифтәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе белән бүләкләнгән.

Белемле педагог, ул рус теле һәм әдәбиятыннан БДИ тапшыру буенча һәрвакыт уңай нәтиҗәләргә ирешә», - ди аның турында Черемухово урта мәктәбе директоры Валентина Курбатова.

«Мин Татьяна Петровнаның укучысы идем, ә хәзер инде аның хезмәттәше. Ул һәрвакытта сыйныфта дуслык һәм хезмәттәшлек атмосферасы тудырырга тырыша. Безнең өчен ул йомшак күңелле, миһербанлы, яраткан укытучыбыз  һәм  башкалар өчен дә шундый булып тора, - диде аның белән бер фамилиядәге Елена Данилова.

«Миңа хезмәттәшләрем һәм элекке укучыларымнан шундый сүзләр ишетү бик күңелле. Мәктәптә укыганда, рус теле укытучысы Анна Алексеевна Медведевага охшарга теләдем. Җибәргән хаталарыбыз өчен ул безне ачуланмады, ә киресенчә, безне тынычландырып: «Сез бит әле укуны  башлыйсыз гына, барысына да өйрәнерсез, тырышырга гына кирәк», - дия иде. Һәм мин тырыштым. Өч елдан Анна Алексеевна безнең авылдан китәргә җыенгач без, укучылар, безнең белән калуын сорап, аңа хатлар яздык һәм  почта тартмасына салдык…

Аңа алмашка шундый ук бала күңелен аңлый торган Валентина Васильевна Сорокина килде. Мин һәрвакыт шушы ике укытучыга охшарга теләдем. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан педагогия институтына укырга кердем, 1983 елда диплом алып, безнең мәктәпкә үз хыялымны тормышка ашырырга килдем», - дип уртаклашты үз хатирәләре белән Черемухово урта мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Татьяна Петровна Данилова.

«Мин һәр сыйныфта 20дән артык укучы булган чорда эшли башлаган идем, мондый шартларда 45 минут эчендә һәр укучыга да игътибар бирү кыенрак булды. Аның каравы, мәктәптә без бик матур шимбә кичәләре үткәрә идек: шунда биюләр, уеннар, викториналар да булды. Барлык күргәзмә әсбапларны балалар үз куллары белән әзерли иделәр. Хәзер башка, заманча шартлар: менә дигән мәктәп - балаларны уңышлы укыту өчен барысы дә бар, ялкауланмаска гына кирәк. Күңелеңне биреп, белемеңнән файдаланып, проектларда, конкурсларда катнаш! Безнең педагоглардан моның өчен ярдәм сорап торырга кирәкми: укучының планнары хакында белсәләр, шунда ук үз идеяләрен тәкъдим итәләр, һәрберсе җиңү китергән проектларда катнашу тәҗрибәсе белән уртаклаша. Укучыларыбыз да конкурсларда бик теләп катнашалар. Коллектив яхшы булганда,  хезмәттәшлек итәргә омтылып торганда, укучылар да, укытучылар да иртән рәхәтләнеп мәктәпкә йөгерә. Минемчә, бу балалар һәм хезмәттәшләрем -укытучылар өчен уңыш нигезе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев