Чираттагы җиңү
Декабрь аенда Казанда К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында бөек драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тулуга багышланган республика конкурс-фестиваленең сайлап алу туры узды. Программага 7 номинациядә читтән торып үткәрелгән этапның җиңүчеләре чыгышы, йомгак ясау, җиңүчеләрне бүләкләү һәм Гала-концерт кергән иде. "Нәфис сүз" номинациясендә сайлап...
Декабрь аенда Казанда К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында бөек драматург, актер, режиссер Кәрим Тинчуринның тууына 125 ел тулуга багышланган республика конкурс-фестиваленең сайлап алу туры узды.
Программага 7 номинациядә читтән торып үткәрелгән этапның җиңүчеләре чыгышы, йомгак ясау, җиңүчеләрне бүләкләү һәм Гала-концерт кергән иде. "Нәфис сүз" номинациясендә сайлап алу турында (спектакльдән монолог) Татарстан районнарыннан һәм шәһәрләреннән 37 финалист катнашты. Яңа Чишмә Балалар иҗаты үзәгеннән катнашкан Алсу Сәлахова 2 урынны яулап, ТР Фән һәм мәгариф министрлыгы Дипломы белән бүләкләнде. Аннан кала, аңа ТР Мәдәният министрлыгы дипломы, истәлекле бүләк һәм фестивальнең Гала-концертында катнашуга чакыру тапшырылды.
И. ИЛАЛОВА,
БИҮ методисты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев