Мәгариф
Чиста табигать – безнең киләчәгебез
20 декабрьдә районыбызның барлык мәктәпләрендә табигатьне саклауда экологик - белем бирү акциясе кысаларында "Чисталык дәресләре" булып үткән. Экология темасына карата мондый дәресләрдә укытучылар һәм укучылар төрледән-төрле формалар тапканнар.
Һәркайсы укучыларның яшь төркеменә туры китерелгән формада үткән. Яңа Чишмә урта мәктәбендә, мәсәлән 8 сыйныфта, "Кеше һәм табигать" дип аталган әңгәмә формасын...
20 декабрьдә районыбызның барлык мәктәпләрендә табигатьне саклауда экологик - белем бирү акциясе кысаларында "Чисталык дәресләре" булып үткән. Экология темасына карата мондый дәресләрдә укытучылар һәм укучылар төрледән-төрле формалар тапканнар.
Һәркайсы укучыларның яшь төркеменә туры китерелгән формада үткән. Яңа Чишмә урта мәктәбендә, мәсәлән 8 сыйныфта, "Кеше һәм табигать" дип аталган әңгәмә формасын сайлаганнар. Әлеге тема буенча сөйләшү бик тә кызыклы һәм белемне арттыруга ярдәм иткән. Чөнки укучылар он-лайн режимында "Кеше экологиясе" буенча тест үткәннәр. Ә менә "IV меңъеллык экологиясе" эмблемасын ясап һәм "Мине тот" уенын уйнап, балалар никадәр фантазия күрсәткәннәр. Әле тагын "Диңгез тирәнлекләрен саклау" фильмын караганнар, ә дәрес ахырында нәтиҗә ясаганнар.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев