Өчпочмаклы солдат хатлары
Тубылгы Таудан авыл хәбәрчебез Ярулла ага Кәримнең улы Юнир вафатыннан соң аның армия хезмәтеннән язган туган ягына, туган нигезенә, якыннарына олы мәхәббәт, күңел җылысы, якты өмет, сагыну-сагыш хисләре белән сугарылган хатлары тупланып эшкәртелгән "Солдат хатлары" китабы дөнья күргән иде. Бу турыда газета укучыларыбыз хәбәрдар. ("Я.Ч.Х.", 29 февраль 2012 ел, №...
Тубылгы Таудан авыл хәбәрчебез Ярулла ага Кәримнең улы Юнир вафатыннан соң аның армия хезмәтеннән язган туган ягына, туган нигезенә, якыннарына олы мәхәббәт, күңел җылысы, якты өмет, сагыну-сагыш хисләре белән сугарылган хатлары тупланып эшкәртелгән "Солдат хатлары" китабы дөнья күргән иде. Бу турыда газета укучыларыбыз хәбәрдар. ("Я.Ч.Х.", 29 февраль 2012 ел, № 16).
Өстәлемдә Ярулла Кәримнең шул ук бизәлештәге һәм исемдәге икенче китабы ята. Тиражы 50 данәдән торган әлеге китапта мәрхүм Юнирның калган хатлары (80 хат) урын алган. Ярулла ага үзе исән чакта газиз баласы турындагы якты истәлекләрне мәңгеләштерәсе, улының гаиләсенә, туганнары һәм дусларына бүләк итеп калдырасы килгәндер. Бу һәр кешенең дә кулыннан килмәс, зур тырышлык, сабырлык һәм көч таләп итүче бик зур хезмәт. Хатларның эчтәлегенә кагылмыйм, сер булып калсын. "Солдат хатлары" белән якыннанрак танышырга һәм аны үз китап киштәләрендә булдырырга теләүчеләр, миңа калса, аны кулга төшерү җаен табарлар.
Беренчесе кебек үк, Ярулла аганың әлеге икенче китабын якты дөньяга чыгаруда да Алсу Галиуллина, Алсу һәм Роза Кәримовалар зур тырышлык куйган. Аларның олы хөрмәте Юнир Ярулла улы рухына дога булып барып ирешсен.
Ә безгә исә, хөрмәтле укучым, китап синең хөкемгә әзер, хатлары аша Юнирның армия хезмәтендә үткән елларына "сәяхәт" кылып, аның турындагы якты истәлекләрне күңелеңдә кабат яңарта аласың, диясе генә кала.
Фидания ВӘЛИУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев