Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • Cоциаль мәсьәләләргә өстенлек бирелә

    Әдәмсә авыл җирлеге Советының киңәйтелгән утырышында авыл җирлеге башлыгы Любовь Котова авыл халкы алдында 2013 елда эшләнгән эшләргә отчет ясады. Утырышта муниципаль район башлыгы Вячеслав Козлов һәм Татарстан Дәүләт Советы депутаты Андрей Симаков катнашты һәм чыгыш ясады.

    Любовь Котова үзенең отчетында авыл җирлегендәге социаль-икътисадый үсеш буенча төп күрсәткечләрне яктыртты, авыл учреждениеләренең эшенә тәфсилле анализ ясады, агымдагы елга билгеләнгән бурычлар белән таныштырды.
    АҖ Советы һәм башкарма комитетының эше авыл җирлегендәге тормыш дәрәҗәсен яхшырту мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлтелгән. Авыл проблемаларын хәл итүгә нефтьчеләр һәм "Татарстан" агрофирмасының җирле бүлеге саллы ярдәм күрсәтә. Алар Кичү елгасы аша күпер төзүдә, авыл юлларын, авылның үзен төзекләндерү эшләрендә булышлык күрсәтәләр, авыл урамнары алар ярдәмендә кардан чистартыла.
    Суүткәргеч челтәрне реконструкцияләү буенча байтак эш башкарылган, ул эш быел да дәвам иттерелә (федераль һәм республика бюджеты акчасына), өстәмә яктырткычлар урнаштырылган (хәзер алар 70 ләп), зиратны төзекләндергәннәр. ККК полигоны тәртипкә китерелгән, 2013 елда 20 ШЯХ кредиты бирелгән һ.б.
    Агымдагы елда безгә гражданнарның үзкеремнәре буенча тагы да ныклап торып эшләргә кирәк, - дип билгеләп үтте җирлек башлыгы, - бу җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл иткәндә менә дигән чара (өстәвенә, 1 сум өчен республика бюджетыннан тагын 4 сум өстәлә). Бакташ авылында зират коймаларын тулысынча алыштыру (бу мәсьәләдә район башлыгы да ярдәм итүне ышандырды), суүткәргеч челтәрләр буенча зур күләмле эшләр башкарырга планлаштырыла.
    Кече һәм урта бизнесны үстерү, гаилә фермалары төзү, салымнар җыю буенча тагы да уңышлы эш итү кебек мәсьәләләр дә авыл җирлеге башкарма комитетының игътибар үзәгендә булырга тиеш.
    Чыгыш ясаучылар - мәктәп директоры Эльмира Нотфуллина, ФАП мөдире Таисия Суворова һәм "Алсу" балалар бакчасы мөдире Лилия Таһирова үзләренең учреждениеләре турында сөйләделәр - авыл җирлеге отчетын тулыландырдылар. "Татарстан" а/ф-ның Әдәмсә бүлекчәсендә башкаручы директор Әдһәм Сибгатуллин 2013 елда эшләнгән эшләрнең нәтиҗәләре турында сөйләде, уртача хезмәт хакы 9200 сум, акчалата выручканың 38 мең сум тәшкил итүен билгеләп үтте.
    - Әлбәттә, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренең хезмәт хакы югары түгел, әмма җирлектәге салым җыемнарының 42%ын нәкъ менә алар бирә, - дип билгеләп үтте район башлыгы Вячеслав Козлов үзенең чыгышында. - Авыл халкының яхшы яшәве күпчелек авыл җирлеге территориясендәге субъектның яхшы эшләвенә, кешенең үзенә, аның хезмәт сөючәнлегенә һәм тырышлыгына, ныклыгына бәйле. Әдәмсәдә андый мисаллар байтак, тик, кызганычка каршы, хуҗалыкта эшләргә теләмәүчеләр дә юк түгел. Бу бүлекчә терлекчелектә эшне тиешенчә алып бармау аркасында гел тәнкыйтькә эләгә. Шушы тармакның нәтиҗәлелеген арттырсаң, терлекчеләрнең хезмәт хакы да, әлбәттә инде, авыл җирлеге бюджетына керә торган акча да артыр иде. АҖ башкарма комитетына да авыл хуҗалыгы җитештерүендә булган проблемалардан читтә калмаска кирәк, - диде ул.
    Район җитәкчесе тагын гаилә фермаларын үстерү, ШЯХ кредитлары алу, малларның баш санын арттыру зарурлыгы, балаларны сәламәтләндерү программалары, көнүзәк мәсьәләләрне хәл итүдә авыл җирлекләренә күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде, күп санлы сорауларга җаваплар бирде.
    Әдәмсә авыл җирлеге Советы һәм башкарма комитетының эше канәгатьләнерлек дип табылды. Әдәмсәлеләр белән очрашуның азагы күңелле булды. Вячеслав Козлов авылның җәмәгать төрмышында актив катнашкан өчен Габделхак Сәхәбиевка һәм Дания Гатауллинага район башлыгының Рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләр, ә Любовь Котова сыер савучы Әлфинур Шишкинага һәм өлкән яшьтә булуларына карамастан, үз хуҗалыкларында сыер асраган Разыя һәм Минникаиф Гатауллиннар гаиләсенә авыл җирлеге башкарма комитетының Рәхмәт хатларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
    Җыелыш турында фикерләрегезне һәм туган сорауларыгызны газетабыз сайтында novoshishminsk.ru калдыра аласыз.
    Азат МУСИН

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: