Директор, синең исемең белән горур туган мәктәбең!
Райондагы иң беренче мәктәпләрнең берсе - Яңа Чишмә гимназиясе, аңа быел 90 ел тула.
Россия Федерациясе Президенты тарафыннан «педагогик хезмәткәрләрнең, шул исәптән остазлык эшчәнлеген гамәлгә ашыручы хезмәткәрләрнең аерым статусын тану максатларында» педагог һәм остаз елы дип игълан ителгән 2023 елга аяк бастык. Безнең газета педагог һәм остаз елына багышланган чараларны киңрәк яктыртачак, узган еллардагы һәм районыбызның хәзерге чорында хезмәт куючы, шул исәптән укытучы һәм тәрбияче хезмәтен популярлаштыруга, катлаулы, әмма бик мөһим һәм кызыклы һөнәргә яшьләрне җәлеп итүгә зур өлеш керткән педагоглар турында сөйләячәк.
Педагог елы
Бүген мәктәпне төрле вакытта җитәкләгән һәм аны торгызуга үз хезмәтләрен керткән җитәкчеләрне искә төшерик. Аларның һәрберсе лаеклы кеше, үз эшенең профессионалы, баш хәреф белән язарлык педагог иде.
Чиркәү кирпечләреннән төзелгән мәктәп
1927 елда Яңа Чишмәдә яңа башлангыч мәктәп төзелә башлый. Бер елдан соң инде балалар укырга килә. Ике елдан соң мәктәп Колхоз Яшьләре Мәктәбе итеп рәсмиләштерелә. Ләкин укучылар саны артканнан - арта барган. Шуңа күрә авыл җәмәгатьчелеге бистәдәге чиркәүне җимерергә һәм аның кирпечләреннән шул урында унъеллык мәктәп төзергә кирәк, дигән карар чыгара. Мәктәпне проектлаштыру эше белән Казан белгечләре шөгыльләнгән. Чиркәү 1931 нче елда җимерелә. Шул ук елны төзелеш өчен котлован әзерлиләр. 1932 елда төзелеш башлана, ә 1933 елда мәктәп инде укучыларны кабул итә.
XX гасырның 30 - 40 нчы елларында эшләгән җитәкчеләр
1933 елда төзелгән мәктәпнең беренче директоры Темячев Герасим Степанович була.
1933 елдан 1948 елга кадәр мәктәпне 7 директор җитәкли. Аларның һәрберсе үз вазыйфасында бер-ике ел эшли. Җитәкчеләрнең өчесе ике тапкыр, эштән бераз туктап торганнан соң кабат җитәкчелек иткәннәр: болар - Дрягачев Петр Иванович, Тупикова Ольга Никоновна һәм Шитов Анатолий Константинович. Сугыш башлангач, ир-ат директорлар берничә ай дәвамында идарә итмәгәннәр. Бәлки аларны фронтка алганнардыр. Герасим Темячев һәм санап үтелгән өч җитәкчедән соң мәктәпне Карасев Петр Михайлович, Мясников, И. Антонюков җитәкли.
ШИТОВ Анатолий Константинович
Ул мәктәп белән 5 ел җитәкчелек иткән директорларның беренчесе - 1943 елдан 1948 елга кадәр. Анатолий Константинович турында, Ленинград кешесе һәм сугыш елларында әлеге мәктәптә укыган Аркадий Гинзбург үзенең язмаларында искә ала (аның белән редакция биш ел элек хат алышты). Аркадий Александрович директорны «принципиаль, мәктәп өчен җан атып торучы җитәкче» дип бәяли. Ленинград интернатыннан эвакуацияләнгән балаларны урнаштыру, аларны тукландыру, кием - салым һәм аяк киеме, җылыту өчен утын белән тәэмин итү - болар барысы да, уку процессын оештырудан тыш, директор җилкәсендә була. Яңа Чишмә урта мәктәбеннән соң Анатолий Шитов Кукмараның 2 нче номерлы мәктәбе (хәзер күппрофильле лицей) директоры итеп күчерелә. 1957 елга кадәр директор булып эшли, Мәгариф өлкәсендә армый-талмый эшләвен дәвам итә. «Анатолий Константинович эшләгән елларда дустанә, максатчан, хезмәт сөючән педагогик коллектив барлыкка килде, - диләр әлеге мәктәпнең ветеран укытучылары. - Һәр укытучы үзен шәхес итеп хис итте. Бу - директорның тырышлыгы, ул укытучының көчле һәм көчсез якларын күрә белгән һәм алга таба аны педагог итеп үстерүче кеше булды. Шитовта уку бәхетенә ирешкән күп кенә укучылар үзләре дә педагог һөнәрен сайлады».
Анатолий Шитовтан соң 7 ел Костин дигән кеше директор була. Мәктәп җитәкчеләре турында материаллар җыйганда, беренче җиде директорның эшчәнлеге турында сөйләрлек документлар һәм кешеләр (Анатолий Шитовтан кала) табылмады, фәкать алардан соң эшләгән 10 директор һәм бүгенге көнгәчә эшләгән җитәкчеләр турында гына.
ИВАНОВ Александр Иванович
Ул мәктәпне ике ел җитәкли: 1955 елның 25 августыннан 1957 елның 15 маена кадәр. 1931 елның 4 сентябрендә Яңа Чишмәдә туган. Кызыл диплом белән 1953 елда Казан дәүләт педагогия институтын, физика-математика бүлеген тәмамлый. Университетны тәмамлагач, аспирантурада укуын дәвам итәр өчен тәкъдим ителә, әмма Яңа Чишмәгә әйләнеп кайта, ике ел математика һәм физика укытучысы, аннан мәктәп директор урынбасары, аннары мәктәп директоры булып эшли, бер үк вакытта югары сыйныфларда үз фәннәрен укыта. 1960 елда Бөгелмә халык мәгарифе бүлеге мөдире итеп күчерелә, 1972 елдан укытучы булып эшли, аннары Бөгелмәнең 1 нче номеры ШРМ директоры була. 1979 елдан 1999 елга кадәр Бөгелмәдә ПУ-12дә укытучы һәм завуч булып эшли. Озак еллар эшләгәне һәм җитәкчелек итү хезмәте өчен «ТАССРның атказанган укытучысы» исеменә лаек була, «Халык мәгарифе отличнигы» күкрәк билгесе, һөнәри белем бирү буенча Татарстан АССР Дәүләт комитетының Мактау грамоталары белән бүләкләнә. Күп тапкырлар Бөгелмә район Советы халык депутаты итеп сайлана. 2000 елның 23 августында вафат була.
Элеккеге укучылары һәм хезмәттәшләре аны югары профессиональ, принципиаль һәм таләпчән педагог буларак искә алалар.
«Мин КДУның физика-матеметика факультетын тәмамладым. Мәктәптә миңа Александр Иванович математика һәм физика фәннәрен укытты. Ул бик җитди укытучы иде. Такта янына чыккач, ничек кенә тырышып, дөрес итеп эшләсәм дә 5ле куймады. Мине җавап бирергә чакырса, класс шатлана иде инде, бу - ул башка беркемнән дә сорамаячак дигән сүз иде. Шуңа күрә математика һәм физика буенча мин бик яхшы әзерләнә идем. Бу исә миңа институтка кергәндә зур конкурстан үтәргә нык ярдәм булды», - дип искә ала аның бер укучысы.
ДРИГЕРТ Рудольф Августович
1958 елның 4 сентябреннән 1961 елның 17 августына кадәр һәм 1964 елның 9 ноябреннән 1968 елның 1 июленә кадәр директор була. 5 ел завуч булып эшли, аннары шул кадәр үк - тәрбия эше буенча директор урынбасары. 1919 елның 5 июлендә Нурлат шәһәреннән 9 км ераклыкта урнашкан Сосновка авылында (Идел буе немецлары килеп урнашкан җирлекләрнең берсендә) туган. Гаиләдә ун бала була, ул - бишенчесе. 1939 елда аны Яңа Чишмә мәктәбенә немец теле укытучысы итеп кабул итәләр, анда 41 ел үз фәнен укыта. 1979 елда пенсиягә чыга. 2000 елның 17 мартында вафат була. Яңа Чишмәдә җирләнгән.
«Рудольф Августович һәрвакыт әдәпле һәм игелекле һәм кеше иде. Аңардан бер генә сүгенү сүзе дә ишетелмәде. Беркайчан да укучыларга һәм хезмәттәшләргә тавыш күтәрмәде. Тәрбияле, чын интеллигент кеше иде», - диләр аны белгән кешеләр.
Кызы Валентина Рудольфовна телефон аша аның катлаулы язмышы турында сөйләде (бу турыда безнең газетада зур материал булачак.)
«Рудольф Августович бик әдәпле, таләпчән, гадел һәм хөрмәтле укытучы иде, - дип искә алалар башка элеккеге укучылары да. - Сыйныфтагы укучыларның барысына да бертөрле мөгамәләдә иде. Аның укучылары югары уку йортына кергәч, бездә һәм университетта барлык вуз укытучылары «Дригерт мәктәбе»ннән килүебезне беләләр иде. Немец теле буенча дәресләргә йөрмәсәк тә була иде, без аны укытучылардан да яхшы белә идек һәм безне һәрвакыт үрнәк итеп куйдылар, зачетларны «автомат» рәвешендә тапшыра идек. Техник һәм сөйләм, грамматика, дөрес әйтелешне без барыбыз да яхшы белдек».
(Дәвамы бар)
Ольга Иванова әзерләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев