Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Экопатруль” яшьләр хәрәкәте

    5 сен­тябрь­дән 7 се­нә чак­лы Яңа Чиш­мә ур­та мәк­тә­бе ко­ман­да­сы Ла­еш ра­йо­нын­да бул­ган, ан­да эко­ло­гия те­ма­сы­на ба­гыш­лан­ган "Йол­дыз­лы де­сант" бу­лып үт­кән. Бала­лар өй­лә­ре­нә җи­тәк­че­лә­ре Ири­на Иляш­ки­на бе­лән ка­нат­ла­нып кайт­кан­нар һәм ал­ган тәэ­сир­лә­ре бе­лән ур­так­лаш­ты­лар.

    "Шу­шы өч көн ча­ра­лар­га бай булды, без­нең бер ге­нә дә буш ва­кы­тыбыз бул­ма­ды. Кө­не­без за­ряд­ка­дан һәм фи­зик кү­не­гү­ләр­дән баш­лан­ды, кич бе­лән дис­ко­те­ка бул­ды, аны бик ос­та ди-джей үт­кәр­де. Слет прог­рам­ма­сын­да кү­ңел ачу ча­ра­ла­ры бик күп иде, әм­ма се­ми­нар­да төп эш итеп со­ци­аль про­ект­лар бул­ды­ру бу­ен­ча тре­нинг­лар һәм пре­зен­та­ци­я­ләр хә­зер­ләү­не атар­га мөм­кин. Мәс­кәү­дән кил­гән вә­кил, әле­ге слет­ны һәм бар­лык ча­ра­лар­ны оеш­ты­ру­да җа­вап­лы ке­ше пси­хо­лог Макс Ор­лов та­ра­фын­нан "SMARТ" прог­рам­ма­сы бу­ен­ча мас­тер-класс­лар - пре­зен­та­ци­я­ләр бул­ды­рыл­ды, Пи­ар һәм "Рек­ла­ма ком­па­ни­я­се" бу­ен­ча мас­тер-класс­лар үт­кә­рел­де.

    Без­нең ко­ман­да өл­кән сый­ныф уку­чы­ла­ры һәм сту­дент­лар ара­сын­да иң яшь ко­ман­да иде, тик бу без­нең ко­ман­да­га ко­ма­чау­ла­ма­ды, дип бил­ге­ләп үт­те Макс Ор­лов үзе. Һәм аның сүз­лә­ре без­не та­гы да дәрт­лән­дер­де һәм үзе­без­гә ыша­ныч бир­де. Без санк­ци­я­лән­мә­гән чүп­лек­ләр бу­ен­ча со­ци­аль ро­лик әзер­ләү­гә иҗа­ди як­тан якын ки­леп эш­лә­дек, мо­ны иң үзен­чә­лек­ле һәм кре­а­тив бу­ла­рак бил­ге­ләп үт­те­ләр. Төп ча­ра­лар­дан баш­ка, без эмо­ци­о­наль һәм ин­теллек­ту­аль гы­на тү­гел, ә эс­те­тик за­ряд­ка да ал­дык. Без­нең бүл­мә тә­рә­зә­лә­рен­нән Идел­гә һәм ылыс­лы ур­ман­ның ма­тур­лы­гы­на сок­ла­нып туй­мас­лык иде, без Идел яр­ла­ры буй­лап һәм ур­ман ти­рә­сендә йө­рер­гә дә ва­кыт тап­тык.

    Фес­ти­валь­не ябу тан­та­на­сы­на бар­лык кат­на­шу­чы­лар кө­че бе­лән кон­церт оеш­ты­рыл­ган иде, без азак­та чы­гыш яса­дык. Бу зур три­бу­на­дан бил­ге­ләп үтел­де, без­нең ад­рес­ка һәм җи­тәк­че­без Ири­на Иляш­ки­на­га мак­тау сүз­лә­ре әй­тел­де.

    Өй­рә­нү­ләр­нең бар­лык курс нә­ти­җә­лә­ре бу­ен­ча фес­ти­валь­дә кат­на­шу­чы­лар­ның ба­ры­сы­на да тан­та­на­лы шарт­лар­да ТР яшь­ләр эш­лә­ре, спорт һәм ту­ризм Ми­нистр­лыгының сер­ти­фи­кат­ла­ры тап­шы­рыл­ды һәм шу­шы көн­нән баш­лап эко­пат­руль бул­ды­рыл­ды. Ул Яңа Чиш­мә ра­йо­нын­да эко­ло­гик тәр­бия бу­ен­ча эш алып ба­ра­чак".

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: