Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Ел тәрбиячесе-2015“

-20 февральдә Яңа Чишмәдәге "Ландыш" балалар бакчасы базасында "Ел тәрбиячесе-2015" республика конкурсының муниципаль этап финалы үткәрелгән иде, - дип хәбәр итте редакциягә балалар бакчасы мөдире Наталья Ведякина. -РМБ-ның компетентлы комиссиясе балалар белән үткәрелгән занятиене караганнан соң район балалар бакчаларыннан финалга чыккан алты кеше үзләренең иҗат презентацияләрен күрсәтүдә ярыштылар. Яңа Иванаево...

-20 февральдә Яңа Чишмәдәге "Ландыш" балалар бакчасы базасында "Ел тәрбиячесе-2015" республика конкурсының муниципаль этап финалы үткәрелгән иде, - дип хәбәр итте редакциягә балалар бакчасы мөдире Наталья Ведякина.
-РМБ-ның компетентлы комиссиясе балалар белән үткәрелгән занятиене караганнан соң район балалар бакчаларыннан финалга чыккан алты кеше үзләренең иҗат презентацияләрен күрсәтүдә ярыштылар. Яңа Иванаево башлангыч мәктәп-балалар бакчасыннан Наталья Зяблова, Зирекледәге "Йолдыз" балалар бакчасыннан Илмира Гайфетдинова, "Теремок" балалар бакчасыннан Вера Дәүләтгәрәева, Әдәмсәдәге "Алсу" балалар бакчасыннан Миләүшә Әхмәтҗановаларның чыгышлары эчтәлекле һәм шәхси тәҗрибәгә нигезләнгән иде.
Чертуш мәктәбе - балалар бакчасы тәрбиячесе Рәмзия Сабирова белән Яңа Чишмәдәге "Ландыш" балалар бакчасы тәрбиячесе Людмила Иванованың презентацияләре теоретик яктан нигезле һәм практик яктан әһәмиятле булуы белән аерылып торды. Рәмзия Сабирова экологик тәрбия темасын тәкъдим итте. Аның белән бергә балалар хайваннар һәм үсемлекләр дөньясын белеп кенә калмыйлар, ә "тере" почмакта тәрбияләнүчеләрне (хайваннар) һәм балалар бакчасы участогында үскән үсемлекләрне мөстәкыйль рәвештә карарга да өйрәнәләр.
Людмила Иванова материалны үзенчәлекле төстә бирә белүе белән истә калды. Балалар экраннан нәрсә ул сәламәтлек, аны ничек сакларга, авыру кешеләр азрак булсын өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләделәр. Алар массаж сукмакларында үзләренең күнегүләрен, әкиятләрен һ.б. бик теләп күрсәттеләр.
Март урталарында Лениногорскида конкурсның зона туры үтәчәк, анда муниципаль этапта җиңү яулаган Людмила Иванова һәм икенче урын алган Рәмзия Сабирова район данын яклаячаклар. Тәрбиячеләребезгә уңышлар телик!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев