Реклама
Мәгариф
Ел укучысы
24 майда "Ел укучысы-2012" конкурсының финалы үтте. Анда икенче турга үткән 8 укучы көч сынашты. "Яңа йолдыз" номинациясендә Яңа Чишмә гимназиясеннән Гөлназ Насыйрова, "Кыенлыклар аша - йолдызларга" номинациясендә Черемухово урта мәктәбеннән 11 сыйныф укучысы Ксения Ерофеева, "Кызыксынучан акыл" номинациясендә Тубылгы Тау УМ-нең 9 сыйныф укучысы Ландыш Хатыйпова, "Нык тору һәм...
24 майда "Ел укучысы-2012" конкурсының финалы үтте. Анда икенче турга үткән 8 укучы көч сынашты. "Яңа йолдыз" номинациясендә Яңа Чишмә гимназиясеннән Гөлназ Насыйрова, "Кыенлыклар аша - йолдызларга" номинациясендә Черемухово урта мәктәбеннән 11 сыйныф укучысы Ксения Ерофеева, "Кызыксынучан акыл" номинациясендә Тубылгы Тау УМ-нең 9 сыйныф укучысы Ландыш Хатыйпова, "Нык тору һәм иҗат дәрте рухы" номинациясендә Зирекле лицееннан 11 сыйныф укучысы Инсаф Гәрәев, "Спортның югары баскычларына" номинациясендә Тубылгы Тау УМ-ның 9 сыйныф укучысы Гөлгенә Исмәгыйлева, "Башта сүз генә иде…" номинациясендә Чаллы Башыннан 9 сыйныф укучысы Гөлинә Гыйльманова, "Алтын куллар" номинациясендә Екатерина урта мәктәбе укучысы Оксана Савельева җиңү яуладылар. "Ел укучысы -2012" конкурсында Яңа Чишмә урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Александр Семеняк (рәсемдә) җиңүче булды. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм Яңа Чишмә мәгариф бүлегенең мактау грамоталары тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев