Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар

Шушы көннәрдә Черемухово урта мәктәбе базасында республикабыз районнары мәктәпләре директорлары һәм педагогларының региональ семинары булып үтте. Алар сингапур методикасы буенча укытуда эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Кунакларны каршылау да үзгәрәк оештырылган иде: бер-берләре белән танышу мәктәп һәм андагы укучылар, аларның иҗади эшләре, методик күргәзмәләр белән танышуга күчте. Аннан соң район башкарма...

Шушы көннәрдә Черемухово урта мәктәбе базасында республикабыз районнары мәктәпләре директорлары һәм педагогларының региональ семинары булып үтте. Алар сингапур методикасы буенча укытуда эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.
Кунакларны каршылау да үзгәрәк оештырылган иде: бер-берләре белән танышу мәктәп һәм андагы укучылар, аларның иҗади эшләре, методик күргәзмәләр белән танышуга күчте. Аннан соң район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Валентина Семеняк районда белем бирү системасы турында кыскача доклад белән чыгыш ясады.
Түгәрәк өстәл артында Түбән Кама мәктәбе директоры Любовь Якимова үз тәэсирләре белән уртаклашты:
-5 сыйныфта инглиз теле дәресендә булгач, шуны әйтәсем килә, яшь укытучы - бик акыллы, яңа методиканы яхшы үзләштерә. Укучылар дәрес буена эшләп утырдылар. 3-4 сыйныфларда "Мин үз сәламәтлегемне саклыйм - үземә үзем булышам" дип аталган сыйныфтан тыш чараны билгеләп үтәсе килә, укытучы Галина Курбатовага һәм аның укучыларына карап сокландым, булдыралар. Укытучы яшь кеше түгел, әмма бу структураларны кабул итүе һәм системалы төстә, дөрес итеп аларны файдалануы күренеп тора. Мондый дәресләрдә утыруы да кызыклы, укытучыларның ничек итеп эшләвен таң калып күзәттек.
Лениногорскидан килгән педагог үзенең хезмәттәшләренең фикерләрен белдереп, түбәндәгеләрне билгеләп үтте:
-Семинар бик яхшы оештырылган. Шулай ук 7 сыйныфта татар теле дәресе ("Без Татарстанда яшибез") һәм 8 сыйныфта тарих дәресе ("Крестьянские реформы 1860-х гг. в крае") нәтиҗәле үтте. Балалар күп түгел, әмма нәтиҗәле эш, сингапур структураларын грамоталы куллану сизелә.
Семинар турында Мөслим һәм Аксубай районнары мәктәпләреннән килгән вәкилләр дә фикерләр һәм тәкъдимнәр китабында шуңа охшаш фикерләрен язып куйганнар. Алар 11 сыйныфта рус теле буенча түгәрәк эшен ("Культура речи. Словесная живопись") билгеләп үттеләр: "Укучылар аз булса да, аларның педагог Ольга Горбунова белән актив эшләүләре күренеп тора. Кызлар өчәү генә һәм катнашучыларның бөтен игътибары аларга юнәлгән булса да, алар каушап калмадылар", - диләр.
Мөслимнән килгән Айдар Исламовка 9 сыйныфта география дәресе ("Россияне икътисадый яктан районнарга бүлү", педагог Максим Сальцин) бик ошаган. Укучыларга Россияне икътисадый яктан районнарга бүлүне үзләренә башкарырга тәкъдим ителгән, алар исә, киңәшләшеп, үзләренчә ясаганнар. Дәрестән чыкканда укучылар кабинет ишегендә үзләренең язуларын калдырганнар. Аларның һәркайсында "Дәрес өчен рәхмәт!" диелгән һәм берсендә исә "Бүленми торганны нигә бүләргә?" дип язылган, монда Россияне күз уңында тотканнардыр инде.
Лариса ФЕДОРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев