Эшче һөнәрләргә ихтыяҗ зур
Урта һөнәри белем бирү йортларында БДИ дан курыккан һәм, хәтта, мәктәп укытучылары тизрәк хушлашырга теләгән кешеләр укый дигән фикер яшәп килә. Әмма Яңа Чишмә аграр көллияте укытучылары һәм укучылары белән аралашкач, без моның шулай түгеллегенә, ә анда белем бирүнең дәрәҗәсе артуына инандык.
Бу уку елында эшче һөнәре алырга теләүчеләр 38 кеше булган. Һәм эш ПТУ исемен көллияткә алыштыруда гына түгел.
- Әйе, чыннан да, тугыз еллыкны көчкә тәмамлап, безгә армиягә чаклы вакытны сузарга гына килүчеләр дә бар, әмма 7 ай уку үткәннән соң, алар дәресләргә бик теләп йөриләр, дип ышанычлы төстә әйтә алам. Эшче белгечлеге алу аларның максаты, - ди көллиятнең уку-укыту эшләре буенча директор урынбасары Татьяна Исаева. - Бездә өлкәннәр дә укый, кемдер өйрәнә, кемдер икенче һөнәр ала.
Пешекче-кондитер һөнәрен бик теләп сайлаган Эмиль Бәхтиев инде икенче курста укый һәм мисал өчен борщ пешерү өчен әзерләү технологиясен генә түгел, фантазия дә күрсәтергә кирәклеген аңлаган. Көллияттә алган белемнәрен ул кайсы да булса дәрәҗәле җәмәгать туклануы йортында кулланырга хыяллана. Эмиль бу һөнәр белән эш табу бөтенләй кыен түгел, дип саный.
Әйтик, Әдәмсәдән Инсаф Галимовның шәһәргә китү һәм анда сатучы-менеджерга укып, кием-салым белән сәүдә итү залы буйлап чиста киемдә йөрү һәм сатып алучыларга хезмәт күрсәтү мөмкинлеге булган, тик ул туган җиренә кирәкле - киң профильле тракторчы - машинист булырга тели.
Никита Куприянов та шулай ук үз туган җирендә Волчья Бистәсендә эшләүне өстен күрә. Заводтагы эшне ул күңелсез һәм бертөрле дип саный. Аның курсташы Олег Буйняков та үзенең булачак һөнәрендә романтика тапкан. Ул урып-җыю яки чәчү эшләре кызган чорда аңа коллектив белән эшләү эше ошый, ди. Ә тагын ул төрле агрегатларның детальләрен тикшерү (карау), нидер төзәтү, слесарь эшен ярата.
- Эшче һөнәре алуда хурлык юк, - дип саный Яңа Чишмәдән Никогос Забунян. - ПТУ да уку дәрәҗәле дә түгелдер, әмма аның каравы, аны тәмамлаганнан соң һөнәрең булачак, хезмәт хакың да була дигән сүз.
-Бүгенгесе көндә инде өлкән курс студентларының дүртесе хуҗалыкларда җитештерү практикасында. Калганнары да 8 апрельдән чәчү эшләренә китәчәк. Алар кече хуҗалыкларда да, эре агрофирмаларда да бик кирәк. Хуҗалык җитәкчеләре күп еллар дәвамында безнең чыгарылыш сыйныф укучылары турында уңай карашта, безгә Рәхмәт хатлары җибәрәләр, - дип сөйли көллият укытучысы Мөнир Ногманов.
-Әйе, безгә, йомшак кына әйткәндә, эленке-салынкы йөрергә яратучылар да укырга килә, - ди көллият директоры Фоат Кәбиров, хәлләр торышын яшермичә. – Тик, эчке кагыйдәләр белән танышканнан соң, алар алай итеп булмаганлыгын аңлыйлар. Уку процессыннан тыш, көллияттә тәрбия эшләре дә алып барыла. Бездә хокук бозуларны профилактикалау органнары еш кунак була, алар лекцияләр һәм әңгәмәләр үткәрәләр, балалар спорт секцияләренә җәлеп ителгән. Көллиятнең үзәк китапханә белән тыгыз элемтәсе бар. Без барлык район чараларында булабыз, ярышларда катнашабыз, чаңгы, мини-футбол ярышларында призлы урыннар алабыз. Безнең коллектив укучылар белән бергә район тормышы белән яши һәм бу уку йортын тагын да дәрәҗәлерәк итә.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев