Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Факел“ - безнең “балачак утравы“

    - 9 июльдә "Факел" балалар сәламәтләндерү лагерында "Спорт - син тормыш" көне булып үтте, - дип хәбәр итте редакциягә өлкән вожатый Ирина Иванова.

    - Бу көнне лагерь начальнигы Андрей Абрамов җитәкчелегендәге вожатыйлар "Кечкенә олимпия уеннары" оештырдылар. Биш спорт командасы өчен төрле сынаулар әзерләнгән иде. Балалар аларны уңышлы башкардылар.
    Ә кич белән балаларны "Хеллоуин" бал-маскарады көтте. Балалар аңа ныклап әзерләнгәннәр, чөнки иң яхшы костюмга конкурс игълан ителгән иде. Кичә дискотека белән төгәлләнде.
    Лагерьда тормыш кайный, балалар вакытны яхшы үткәрәләр: төрле конкурсларда бик теләп катнашалар, монда алар яңа дуслар таптылар, байтак кына яңа уңай эмоцияләр алдылар.
    Атна саен лагерьга Валентина Семеняк рәислегендәге балигъ булмаганнар эше буенча комиссия әгъзалары килә. Алар сәламәт яшәү рәвеше турында һәм хокук бозулар профилактикасы буенча әңгәмәләр үткәрәләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: