Яңа Чишмә хәбәрләре
  • Рус Тат
  • “Факел“ лагерында 1 смена төгәлләнде

    "Факел" балалар сәламәтләндерү лагерында беренче смена бик күңелле һәм матур ял итте. -Беренче смена 22 июньнән 12 июльгә чаклы эшләде һәм ул бик тиз үтеп китте, - дип хәбәр итте лагерь вожатые Ирина Иванова. -Лагерьда ял көннәре минутлап бүленгән иде, ул төрле уеннар, иҗади конкурслар, күңелле эстафеталар белән үтте. Һәр...

    "Факел" балалар сәламәтләндерү лагерында беренче смена бик күңелле һәм матур ял итте.
    -Беренче смена 22 июньнән 12 июльгә чаклы эшләде һәм ул бик тиз үтеп китте, - дип хәбәр итте лагерь вожатые Ирина Иванова.
    -Лагерьда ял көннәре минутлап бүленгән иде, ул төрле уеннар, иҗади конкурслар, күңелле эстафеталар белән үтте. Һәр көнне балалар төрле образга керде: әле һиндлылар, әле эшмәкәрләр, әле хәзинә эзләүчеләр, әле модельлар, хәтта вожатыйлар да булдылар!
    Яңгырлы кичләрдә кызыклы фильмнар карадылар. "Класно!", "Безгә бар да ошады!", "Киләсе елга да сезгә киләбез!" - диделәр балалар "Факел"дан киткәндә.
    Ә без балаларга ялның ошавына сөенәбез, яңа җәйге сменада аларны кабат көтеп калабыз.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: