Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Факел“га тагын барасы килә...“

25 июньдә "Факел" лагерының кичке линейкасында тантаналы шартларда беренче лагерь сменасының әләме күтәрелде. Җәйге аяз җылы кичтә аны ачу хөрмәтенә монда ял итүчеләрнең әти- әниләре, туганнары, дуслары килгән иде. -Быел без биналарга косметик ремонт үткәрдек, медицина бүлмәсенә су керттек, эчке яктан аны тышладык, - дип сөйләде лагерьга бару юлында яшьләр...

25 июньдә "Факел" лагерының кичке линейкасында тантаналы шартларда беренче лагерь сменасының әләме күтәрелде. Җәйге аяз җылы кичтә аны ачу хөрмәтенә монда ял итүчеләрнең әти- әниләре, туганнары, дуслары килгән иде.
-Быел без биналарга косметик ремонт үткәрдек, медицина бүлмәсенә су керттек, эчке яктан аны тышладык, - дип сөйләде лагерьга бару юлында яшьләр эшләре буенча бүлек начальнигы Ольга Лаврентьева. - Яшьләр эшләре тарафыннан откан 300 мең сум грант акчаларына каршылыклар полосасы ясадык. Менә ул - тулы җыелмада. Быел беренче тапкыр районга Казанда үткән Универсиададан соң килеп эләккән иркен чатыр урнаштырдык. Анда балаларның дискотекасы үтә. Түбәсе ябулы икенче беседкада теннис өстәле куйдык. Балалар мәйданчыгы үткән елда ук бар иде инде. Территорияне төзекләндердек, тирә-ягына чәчәк түтәлләре ясадык. Ә менә тагын бер креатив төп идея, диде ул агач ботакларыннан ясалган "паровоз" хасил иткән агач тагаракларга утыртылган чәчәкләргә күрсәтеп.
Әйе, чыннан да, "Факел", әйтергә кирәк, "бусага"сыннан ук территориясенең төзекләндерелгән булуы белән таң калдырды. Лагерьда чиста, үләннәр һәр җирдә пөхтә итеп чабылган, территориядә үсеп утыручы агачлар тирәсендә дә яңа чәчәк түтәлләре ясалган. Лагерь елдан-ел яхшыра бара, монда барысы да балалар турында кайгырта. Лагерьга килүе дә күңелле, ә ял итүе - тагы да рәхәттер. Андрей Абрамов җитәкләгән өлкәннәр коллективының зур тырышлык куеп эшләүе әллә кайдан күренеп тора. Сменада район авылларыннан кечкенә сыйныф укучылары ял итә, яшүсмерләр дә бар. 4 отрядта барлыгы 75 кеше. Шулай ук БЯСМ-дә шөгыльләнүче яшь боксчылар да ял итә, алар спортчы формасын югалтмас өчен үзләренең тренерлары Леонид Шабалин җитәкчелегендә лагерьда тренировкаларны дәвам итә алалар.
Универсиададан бирелгән бүләк - иркен чатыр балаларга күп санлы кунаклар каршында чыгыш ясау мәйданчыгына әверелде. Һичшиксез, балалар үзләре хәзерләгән концерт программасы идеясы үзенчәлекле иде - ул гадәти булмаган, барлык балалар катнашында балалар һәм өлкәннәр өчен заманча җырлар, йомгаклау флэш-моб белән үтте. Сменаның гадәти булмавы һәм күп нәрсә вәгъдә итүе шул концерттан ук күренеп тора. Шигырьләрдә балалар һәр әйдаман (вуз студентлары), физрук, медицина хезмәткәре, пешекчеләр һ.б. турында сөйләделәр. "Мин, мөгаен, тагын бер юллама алып ("Факел"га), шунда калырмын!" Лагерьга килгән балалар инде 4 көн биредә булганнар. Аларга биредә ошыймы, шул хакта башта әти-әниләрдән сораштык: -Кызым Полинага 13 яшь, "Факел"да беренче мәртәбә. Бик ошый, ди. Бик күңелле, күрәсең, шалтыратырга да оныта, - диде Яңа Чишмәдән Марина Любимова. Ерак та түгел балалар хәрәкәтчән уеннарда энергияләрен сарыф итте. Әлбәттә, бар да ялның шәп буласына өметләнә.
-Лагерьда мин икенче, ә менә "Факел"да - беренче мәртәбә Беренче лагерь миңа бик ошап бетмәде, гәрчә бик кыйммәтле булса да. Биредә бик тә ошый! Бигрәк тә әзерләгән ризыклары! Тагын уеннары нык ошый, әйдаманнар бик мөлаем. Без бассейнда булдык инде, тиздән Әлмәткә аттракционга барачакбыз, дип рухланып сөйләде Шахмайдан килгән 14 яшьлек Алсу Заһретдинова һәм аның 7 яшьлек дусты Даша. Ашханәдә быел Яңа Чишмә гимназиясе поварлары эшли - ризыкларның тәмле булуына шик юк. Китәр алдыннан без 7-8 яшьләрдәге бер кызны туктаттык, ул, Андреевкадан Светлана, дип таныштырды. - Биредә сиңа нәрсә күбрәк ошый? - дигән сорауга җавап яшьләрчә яңгырады.
-Әлбәттә, дискотекалар!!! - диде бала уйлап та тормыйча,
Ольга ИВАНОВА
.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X