4 февральдә Екатерина мәктәбендә 2015 елда билгеләп үтелгән ТАССР оешуга 95 ел тулуга багышланган "Тарихи гасырлар, шәхесләр һәм казанышлар" дип исемләнгән чара булып үткән.
Чараны КГМУ студенткасы, "Кадрлар резервы" Республика проектында катнашучы Оксана Савельева үткәргән. Чараның максаты - яшьләрдә позитив тарихи-мәдәни истәлекләрне һәм гражданлык-патриотик үзаңны активлаштыру.
Очрашуга шулай ук Екатерина АҖ башкарма комитеты секретаре Е.В. Финагентова, мәктәп директоры О.В. Смурыгина, тарих укытучысы З.Р. Милютина һәм 7-9 сыйныфларның сыйныф җитәкчеләре чакырылган.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Т.В. Бадяева укучыларга кереш сүз белән мөрәҗәгать итеп, В.В. Путинның: "Патриотизм - ул безнең милли идея! Без үзебезнең киләчәгебезне нык нигездә төзергә тиеш. Һәм мондый нигез - ул патриотизм!" -дигән искиткеч матур сүзләрен җиткергән. ТАССР турында видеоөзек караганнан соң Оксана эшлекле уен үткәргән, аның барышында балалар Татарстан тарихындагы мөһим вакыйгалар, төп тарихи шәхесләр турында белә алганнар, Республика тарафыннан социаль һәм мәдәни капиталны, икътисадый потенциалны һәм рухи мирас туплауны күзәткәннәр, бу хакта тулаем күзаллау һәм яңа белемнәр алганнар. Бу уенда "Умники и умницы", "Туган як", "Патриотлар", "Татарстан патриотлары" командалары үзара ярышканнар. "Татарстан патриотлары" командасы (8 сыйныф) җиңгән.
Ә икенче көнне Оксана укучылар өчен сәламәт яшәү рәвеше һәм ГТО нормалары буенча "Яшьләр сәламәт яшәү рәвешен сайлый" дигән яшьләр уены-сәяхәт оештырган.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев