17 февральдә Шахмай АМЙ-ның мәдәният хезмәткәрләре "Фронттан килгән хатлар - сугышның телсез шаһитлары" дип аталган тематик кичә үткәрде. Анда Галяутдиновлар гаиләсе - фронтовик Хасыйб Рахмановның оныгы һәм оныкчыгы чакырылган иде.
- Безнең гаиләдә минем бабам турындагы истәлек бик кадерләп саклана. Сугыш елларында ул элемтәче булган, - дип сөйли математика укытучысы Раилә Галяутдинова. - Аның фронт биографиясе 1942 елның декабреннән башлана. Бабам фронттан йөздән артык хат язган. Алар безнең гаилә архивында саклана. Фронт блокноты безнең көннәргә кадәр сакланган. Һәм шушы блокнот әлегәчә хәтер-хатирәләр саклаучы функциясен үти. Еллар узганнан соң минем әнием Флера Хамадиева әлеге гаилә ядкарен миңа тапшырды.
Минем бабай Мәскәүдән алып Берлинга кадәр Бөек Ватан сугышын тулысынча үткән, Курск янында аягы яраланган, тик ул өметсезлеккә бирелмәгән, озын һәм лаеклы гомер кичергән. Ул Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән. Сугыштан соң бабай мәктәп директоры булып эшләгән, тарих фәненнән укыткан. Мин тумышым белән укытучылар династиясеннән. Әгәр санап карасаң, бабайдан башлап безнең нәселнең гомуми педагогик стажы - 720 ел. 2014 елда минем бабай турында "Мин ышанам таңнарга" дип аталган документаль повесть дөнья күрде (авторы Р.Абдуллина).
Кичәдә Раилә бабасының фронттан җибәргән хатларын укыды. Өчпочмаклы хатлар - безнең буынны еракта калган еллар белән бәйләүче җеп. Әлеге мәңге үлмәс юлларны уку - аларны язучыларның якты истәлеге алдында баш ию - ихтирам билгесе булып торсын.
Резидә Абдуллина, Шахмай АМЙ мөдире
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев