Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Гимназиячеләр һәр җирдә өлгерәләр

Яңа Чишмә гимназиясе укучылары республика күләмендә үткәрелгән конкурсларда һәм акцияләрдә катнашып, призлы урыннар алып, өйләренә бүләкләр алып кайталар. Менә бу юлы да, 23 гыйнвар көнне Казанда ТР ЭЭМ ЮХИДИ Идарәсе бинасында "Беренче сыйныфка баручыга мәктәпкә имин килеп җитәргә булыш" конкурс-акциясендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Яңа Чишмә гимназиясенең химия укытучысы Тәслимә Галиуллина шул...

Акциядә Татарстан Республикасындагы 34 төбәктән 246 укучы һәм коллективлар катнашкан. Конкурс беренче сыйныф укучыларына мәктәп тормышына җайлашу, юлларда куркынычсызлык тәэмин итү һәм мәктәп тирәләрен үзләштерү буенча ярдәм итү максатларында үткәрелгән.

Конкурста гимназиядән 10"а" сыйныфыннан: Вәлиуллина Гөлинә, Галиуллин Айбулат, Гайфетдинова Алинә, Гарипов Илнур, Кәбирова Гүзәлләр катнашкан. Җитәкчеләре - консультант: Әхмәтшина Айсылу Әсгать кызы. Бу команда 2 дәрәҗә дипломнар, рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнгән.

Акция - конкурс "Игътибар - балалар!" Бөтенрәсәй профилактик акциясе кысаларында "Балалар тормышы куркынычсызлыгы" фәнни Үзәге һәм ТР ЭЭМ ЮХИДИ Идарәсе белән берлектә Татарстан Республикасы Фән һәм мәгариф министрлыгы, балаларга өстәмә белем бирү буенча "Республика мәктәптән тыш эшләр Үзәге" Дәүләт автоном мәгариф учреждениесе тарафыннан үткәрелде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Новошешминск гимназия